16нчы апрель көнне Баулы Үзәк китапханәсендә Зөләйха Минһаҗеваның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Җаным хыялларда” дип исемләнгән чара узды.
Зөләйха Минһаҗева Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2013 елдан Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, В. Шекспир исемендәге халыкара әдәби премиясе, «Россиянең алтын каләме» әдәби премиясе лауреаты.
Чарада Зөләйха Минһаҗеваның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды. Апасы Зөбәйдә ханым хатирәләр белән бүлеште. Кичәдә шагыйрә сүзләренә язылган җырлар яңгырады, спектакльдән, “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе тарафыннан төшерелгән интервьюдан өзекләр күрсәтелде, шигырьләре яңгырады.