tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Умырзая” сәләтле балаларга канат куя
“Умырзая” сәләтле балаларга канат куя

“Умырзая” сәләтле балаларга канат куя

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә татар халык иҗатының “Умырзая” дип исемләнгән балалар фестиваль-конкурсы гөрләп узды.

Хәзер инде традициягә кергән иҗат бәйгесе – фестиваль-конкурс Димитровград шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү үзәге һәм Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган иде. Конкурста катнашучы малайлар һәм кызларның иҗади осталыгын мәртәбәле жюри – 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кочнева, шәһәр Думасы депутаты Земфира Вазыхова һәм шәһәр татар автономиясе рәисе урынбасары Ривкат Хафиятов бәяләде. Танылган сәхнә остасы Фәния Халиуллова истәлегенә үткәрелгән фестиваль-конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

“Безнең шәһәребездә татар җыр-моңнарына, милли биюләребезгә гашыйк булып үсүче балалар бик күп. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар “Вокал жанры”, “Нәфис сүз”, “Татар милли биюе” номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ә фестивалебез ел саен татар телен һәм милли мәдәниятебезне саклап калып үстерү, үз мәдәниятебезгә һәм башка халыклар культурасына толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында уздырыла”,- ди 22 нче мәктәп директоры, Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*