tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскийда “Без бердәм” исеме астында зур чара узды
Омскийда “Без бердәм” исеме астында зур чара узды

Омскийда “Без бердәм” исеме астында зур чара узды

19нчы апрель көнне “Омский Дом Дружбы” мәдәният йортында зур чара узды.

Беренче мәртәбә шундый зур максат куелды — безнең татар оешмалары арасында  шәһәребезнең иҗат коллективларын бергә җыярга. Омскидагы “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбле чыганак ролен үтәде. Чөнки шул атаклы ансамбльдән тагын берничә ансамбль һәм төрле өешмалар, төркемнәр дөньяга килде.

Берләштерү ролен үзенә алды Омскиның “Иртыш” өлкә милли-мәдәни үзәгебез. Шулай итеп өч иҗат төркеме: “Умырзая”, “Ләйсән”, “Туган як” ансамбелләре зур, күңелле, матур тамаша күрсәтте безнең халкыбызга.

Аерым рәхмәт әйтәсе килә музыка укытучысына һәм баянчы концертмейстер Рәшид әфәнде Кадиковка. Ул үз ягыннан А.А. Цыганкова исемендәге 2нче балалар сәнгать мәктәбенең домра уен кораллары ансамблен һәм “Браво” халык уен кораллары оркестрын чакырып безнең концертыбызны татар көйләре белән бизәде.

Шулай ук, концерт алдыннан “Иртыш” оешмасының “Алтын” яшьләр үзәгенең кызлары һәм малайлары “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрде. Алар фойеда кызыклы интерактив тамаша ясадылар. Татар теле дәресен, татарча “Поле чудес” уенын уздырдылар һәм “Умырзая” ансамбеленең зур плакаты янында фотозона ясадылар.

Концертка килгән халык бик кызыксынып шушы интерактивта катнашты һәм һәрберсе татар сүзлеге белән бүләкләнде.

Гомүмән, безнең әмәлебез тамашачы тарафынан бик нык ярдәм алды. Чөнки ике йөздән артык кеше шул бәйрәмгә килделәр. Әмма ләкин әйтергә кирәк, “Иртыш” оешмасының рәисе Алимбаев Тамир Алимбай улының ярдәме һәммәбезгә терәк булды. Шуның өчен аңа зур рәхмәтләр әйтәбез.

Тагын да рәхмәт әйтәсе килә “Ышаныч” оешмасының җитәкчесе Әмиров Әкрәм Мучиват улына. Оешманың әгъзаләренә: конферансье Сайганова Розалия Мәгариф кызына, “Ләйсән” ансамбленең җитәкчеләренә Сиганов Динислам һәм Шихова Юлияга. Аерым рәхмәт билет таратучыга, иң актив тамашачы Аллагулова Минсылу Вәли кызына.

“Без бердәм” чарасының нәтиҗәсен үтәдек дип уйлым. Чөнки шундый җылы, күркәм бәйрәмне халыкка ясадык. Киләчәктә тагын да шундый мизгелләр артып торсын.

Шамил Аллагулов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*