11-12нче апрель көнне Новосибирск шәһәрендә “Себер йолдызлары” XIII төбәкара татар-мәдәни фестиваль-конкурсы узды.
Шушы конкурста төрле төбәкләрдән 300дән артык кеше катнашты. Быел, әйтергә кирәк, Мәскәү шәһәреннән дә катнашучылар булды һәм Казахстан Республикасының Җиде Пулат каласынан яшь җырчы катнашты. Шул сәбәптән киләсе “Себер йолдызлары” конкурсы халыкара форматка күчәчәк.
Безнең Омск өлкәбезнең Тара шәһәренең җырчылары һәм Омский шәһәреннән дә Динислам Сиганов —”Ләйсән” ансамбленең җитәкчесе дә катнаштылар, лауреатлар булдылар.
Омскиның атаклы, данлы татар-башкорт халык фольклор ансамбле “Умырзая” да үз чыгышларын конкурста күрсәтте. Ансамблебез иң зур, дәрәҗәле урыннар яулады. Лауреатлар гына түгел, гран-при премиясенә да лаек булдылар.
Гомүмән, безнең өлкәбез сәләтле, җыр-моңлы кешеләргә бай. Киләсе көннәрдә дә шундый кешеләр артып торсын. Безнең ансамблебезгә килегез, үзегезнең сәләтләрегезне ачыгыз. Кемнең җырлыйсы килә, без һәрберсенә шатбыз.
Шамил Аллагулов