Буа районының “Туган якны өйрәнү” музеенда бәйге узды. Район күләмендә Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җинүнен 80 еллыгы унаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, “Буа моннары” иҗат төркеме, “Яшьләр үзәге” тарафыннан автор шигырьләре конкурсы чын мәгьнәсендә бәйрәм төсе алды. Бәйгегә 30 дан артык шигырь язучыдан гариза кабул ителгән иде. Катнашучылар ТР язучылар берлеге әгьзасы, “Ак калфак” оешмасының беренче җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова җитәкчелегендәге жюри каршында татар, чуаш һәм рус телләрендә бик матур итеп шигырьләрен укыдылар. Бәйгедә балалар да, олылар да катнашты. Патриотик рухта узган чарада җырлар да янгырады. Һәр катнашучы мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов исеменнән рәхмәт хатына, җинүчеләр татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов имзалаган дипломнарга һәм махсус бүләкләргә ия булды.