tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә “Батырлык кайтавазы” әдәби шигырь укучылар бәйгесе үтте
Әтнәдә “Батырлык кайтавазы” әдәби шигырь укучылар бәйгесе үтте

Әтнәдә “Батырлык кайтавазы” әдәби шигырь укучылар бәйгесе үтте

Әтнә үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы, Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Батырлык кайтавазы” исеме астында районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарада барлыгы 54 укучы катнашты.

Бәйгедә катнашучылар Бөек Ватан сугышы, Ватанга мәхәббәт һәм аны басып алучыларга карата нәфрәт белән сугарылган шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләрне укыдылар. Шигырь укучылар бер-берсеннән башкару осталыгы ягыннан аерылып торсалар да, шунысы бәхәссез, алар барысы да үзләренең хисләрен тамашачыга җиткеререгә тырышты.

Аларның чыгышын мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде:Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, прозаик, журналист Салихов Данил Хәбибрахман улы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар дәүләт фольклор ансамбленең баш администраторы Зиннатова Сәрия Фәйзылхак кызы, “Әтнә туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Әлфинә Илдар кызы, Әтнә сәнгать мәктәбенең “Сәхнәдәш” Үрнәк балалар театры коллективы җитәкчесе Сафиуллина Финә Рәис кызы.

Чара Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Рәзилә Шәрифуллинаның моңлы җырлары белән үрелеп барды.
Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләргә Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Җиңүчеләр белән сезне дә таныштырып китәбез:

1 төркем (10-14 яшьтәгеләр)

1 урын – Галиева Әминә Ирек кызы (Күңгәр авылы)
2 урын – Нуриев Айнур Рамил улы (Күлле-Киме авылы)
3 урын – Мәгъсүмова Эльниза Илшат кызы (Олы Әтнә авылы

2 төркем (15-25 яшьтәгеләр)

1 урын – Маугизов Рафис Рафил улы (Иске Өҗем авылы)
2 урын – Хөснетдинова Алинә Рамил кызы (Түбән Бәрәскә авылы)
3 урын – Борһанова Сиринә Илдүс кызы (Югары Сәрдә авылы)

3 төркем (36 яшьтән өлкәнрәкләр)

1 урын – Закирова Гөлназ Габдуллахан кызы (Түбән Көек авылы)
2 урын – Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы (Күәм авылы)
3 урын – Вахитов Фәрит Мансур улы (Кышлау авылы)

Жюри мәхәббәтен яулаучы – Ахмадуллина Илсия Нурислам кызы (Күшәр авылы)
Үзе иҗат иткән шигыре өчен – Вәлиева Миләүшә Равил кызы (Ары авылы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*