tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә “Тукай безнең йөрәкләрдә” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чувашиядә “Тукай безнең йөрәкләрдә” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Чувашиядә “Тукай безнең йөрәкләрдә” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

23 апрель көнне Чувашия Республикасының Татар Согыты авылы мәктәбендә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән республикакүләм сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең финалы узды. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән чара Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Балаларның талантын бәяләргә Татарстаннан һәм Ульяновск өлкәсеннән мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһим, шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Сәлах, Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина.

Чарада Чувашия Республикасының татар авылларыннан 4 дистәгә якын 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйге 3 яшь категориясендә узды. Җыр һәм бию номерлары белән баетылган чараның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.

1-4 сыйныфлар арасында:

  • 1 урын – Сабитова Алия (Татар Согыты) һәм Хәбибуллина Хәдичә (Тукай);
  • 2 урын – Ямалетдинова Җәмилә белән Камалетдинов Рәсил (Тукай);
    Козлова Сафия (Татар Согыты).
  • 3 урын – Адиева Азалия (Урмай);
  • Фаряхова Айгизә (Әлебаш).

5-7 сыйныфлар арасында:

  • 1 урын – Алтынбаева Сөмбел (Өчбалтай);
    Сөләйманова Самира (Ә.З.ис.Шыгырдан ).
  • 2 урын – Кучанова Асия  (Шыгырдан №1);
    Шакүрова Гүзәлия (Озын Куак);
  • 3 урын – Гайнетдинов Йосыф (Урмай);
    Хасянова Кадрия (Шорт),
    Тухфетуллова Эльвина (Өчбалтай).

8-11 сыйныфлар арасында:

  • 1 урын – Минсафинова Йолдыз (Тукай);
  • 2 урын – Хәбибуллина Алсу (Тукай);
  • 3 урын – Камалетдинов Арслан (Озын Куак) һәм Мирзетзянова Зулия (Чичкан).

Гран-прига Ә.З. Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Исхакова Алия һәм Юнысова Айшә лаек булдылар

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе” тарафыннан акчалата премия, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Берләшмәнең рәисе Әгъзам Шакиров балалар өчен уздырылган мондый әдәби конкурслар туган телгә карата хөрмәтне, мәхәббәтне арттыруын, Тукай иҗаты белән тагын да тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирүен ассызыклады. Киләчәктә дә бәйге дәвамлы булыр дип ышандырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*