Бүген, 24нче апрель көнне, Новосибирск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы делегациясе Болгар шәһәренә сәяхәт кылды. Биредә алар музейлар һәм борынгы тарихи биналар белән таныштылар, программаларын “Ак мәчет”кә сәфәр белән тәмамладылар.
“Бүген безнең делегация Изге Болгар җирләренә бик кирәкле, мәгълүмати, тарихи фактларга бай булган сәяхәт кылды. Борынгы бабаларыбыз җирләренә сәяхәт кылу безне бик рухландырды, мондый мөмкинлекләр өчен Бөтендөнья татар конгрессына ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз чиратыбызда без, бүгенге сәяхәттә туплаган белемнәребезне, җирлекләребезгә кайтып, таратырга дигән ният кылдык”, диде ОО “РТНКАНО” каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алисә Тимеркәева.