tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оренбург  өлкәсендә басылган төбәк тарихын өйрәнү китапларын тәкъдир итү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды
“Оренбург  өлкәсендә басылган төбәк тарихын өйрәнү китапларын тәкъдир итү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды

“Оренбург  өлкәсендә басылган төбәк тарихын өйрәнү китапларын тәкъдир итү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды

Бүген, 24нче апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Оренбург  өлкәсендә басылган төбәк тарихын өйрәнү китапларын тәкъдир итү” дип исемләнгән Бөтенроссиякүләм түгәрәк өстәл утырышы узды.

Чарада галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре, хакимият органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ТР шәһәрләре һәм районнары, Оренбург өлкәсе һәм Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдән туган якны өйрәнү структуралары һәм оешмалары активистлары катнашты.

Конференция катнашучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде. Ул Россия төбәкләрендә татар халкы тарихына карата фәнни карашларның формалашуы турында сөйләде. Данис Фәнис улы Оренбург өлкәсе татарлары тарафыннан башкарылган нәтиҗәле эшләрне дә билгеләп үтте.

Конференция Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе
Борһанов Альберт Әхмәтҗан улының Татарстан Республикасы районнарында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә татар Туган якны өйрәнү структуралары эшчәнлегенең кайбер йомгаклары һәм перспективалары турында чыгышыннан башланып китте. Шулай ук. Альберт әфәнде, төбәк тарихын өйрәнү структураларының эшчәнлек формасы буларак төбәк тарихын өйрәнү китапларын тәкъдир итү.

Алга таба, чара Оренбург өлкәсендә басылып чыккан, яңа төбәк тарихына багышланган китапларны тәкъдир итү белән дәвам итте.

Оренбург өлкәсе татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең өлкә оешмасы җитәкчесе Әнвәр Искәндәров “Дөнья халыкларының шигырьләрдәге әкиятләре” китабы, Саракташ районы төбәгенең туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альмира Омарова “Кабан авылы тарихы”, педагог-теолог, «Хөсәения» мәдрәсәсе укытучысы Абдульменова Хазирә “Халкыбызның каһарман кызы Багбостан Мөэминова” китабы һәм башка китаплар турында чыгышлар тәкъдим ителде.

Х. Ямашев исемендәге китапханәнең әйдәп баручы белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсилә Шарафетдинова үз чыгышында төбәк тарихы турындагы китапларга кызыксыну барлыгы турында искәртеп үтте. “Әлеге китаплар бездә берсе дә киштәдә тормый. Кайчан карама барысы да кулда йөриләр. Бүгенге көндә дә төрле районнарда китаплар чыгарга тора. Бу китаплар бик кирәкле, зур рәхмәт авторларыбызга”, — диде ул.

Азактан Казанда яшәүче Оренбург өлкәсендә туган якташлар җәмгыяте вәкилләре дә чыгыш ясады.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*