Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирделәр. Аларны институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде.
«Апрель – безнең барыбыз өчен дә бәйрәмнәр ае. Безнең институтыбызда бу атнада да, үткән атнада да үзенчәлекле чаралар үтте. Бүген исә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә уздырылган «Илһам» яшь язучылар конкурсына нәтиҗәләр ясыйбыз. Залда безнең мәдәниятебезнең киләчәге утыра, чөнки чынлап та без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Мәктәп елларыннан башланган каләм тибрәтүегезне һәм чын-чынлап тел, сәнгать һәм әдәбият проблемалары белән кызыксынуыгызны сезнең язмаларыгызда күрдек. Бик үзенчәлекле, матур эшләр җибәргәнсез», – диде ул.
Шулай ук ул «Илһам» конкурсында катнашучыларның саны быел тагын да артуын, географиянең киңәюен ассызыклап үтте һәм җиңүчеләрне Казан федераль университетына укырга керергә чакырды.
Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасында укучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре Газинур Морат котлады.
Бәйгенең жюри рәисе, филология фәннәре докторы, татар әдәбияте кафедрасы мөдире Ләйлә Минһаҗева Ватанны Саклаучылар елында укучыларның эшләре арасында патриотизм темасына караган, туган илне ярату белән сугарылган әсәрләрне күрү күңелләренә якын булуын ассызыклап үтте.
«Быел конкурска 680 эш кабул иттек, шуларның 300н икенче турга үткәрдек. Сезнең һәрберегезгә мәгълүм, икенче турда без монда килгән һәр бала белән очрашып, сөйләшеп, аларның талантларын ачарга омтылдык», – диде Ләйлә Минһаҗева.
- Конкурс драматургия, проза, поэзия һәм журналистика номинацияләрендә төп 3 яшь категориясендә: бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче тугызынчы һәм унынчы унберенче сыйныфлар өчен үткәрелде.
Җиңүчеләр исемлеге:
Гран – при – Нуриева Ләйлә (Актаныш районы «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 сыйныф укучысы)
Поэзия номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Мөхәрләмова Азалия (Теләче районы «Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11 сыйныф укучысы)
- Исхаков Әмирхан (Казан шәһәре Вахитов районының «Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия»сенең 9 сыйныф укучысы)
- Сабирова Зәмирә (Балык Бистәсе районы «Биектау урта гомуми белем мәктәбе»нең 7 сыйныф укучысы)
Проза номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Исмәгыйлева Диана (Чистай районы «Татар Талкышы гомуми белем мәктәбе»нең 11 сыйныф укучысы)
- Газетдинова Зәринә (Актаныш районы «Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 сыйныф укучысы)
- Шәйхетдинова Әдилә (Әлки районы «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе»нең 5 сыйныф укучысы)
Драматургия номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Ваккасова Ралия (Балтач районы «Куныр урта гомуми белем мәктәбе»нең 8 сыйныф укучысы)
- Кадыйрова Назилә ( Балтач районы «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 10 сыйныф укучысы)
Журналистика номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:
- Гәйнетдинова Назлыгөл (Теләче районы «Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 сыйныф укучысы)
- Вәлиев Хәлим (Арча районы «Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе»нең 9 сыйныф укучысы)
- Сәләхиев Салават (Балтач районы «Бөрбаш урта мәктәбе»нең 5 сыйныф укучысы)
Чыганак: tatar-inform.tatar