Бүген иртә кайгылы хәбәрдән башланды. Озак еллар дәвамында Ульяновск региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти вазифаларын башкарган дин кардәшебез Сәүбән хәзрәт Сөләймановның йөрәге тибүдән туктады. Аңа май аенда 84 яшь тулган булыр иде.
Сәүбән хәзрәт өлкә мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, халыкка дини белем бирүне җайга салу юнәлешендә армый-талмый, вакыты белән исәпләшмичә хезмәт итте. Ул өлкә мөселманнарын җитәкләү дәверендә власть органнары, милли оешмалар һәм татар малтабарлары белән уртак тел табып, шәһәр һәм авылларда мәчетләр салдыру, мәдрәсә төзетү, дин кардәшләребезне хаҗга җибәрү чарасын күрде.
Мәрхүмнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Чыганак: https://t.me/emet73