Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли.
Быелгы Җиңү бәйрәме аеруча да истәлекле-фашист илбасарларын тар-мар итүгә 80 ел. Әлеге түгәрәк юбилей датасын Актаныш районының өч Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршылый.
Бүген Югары Яхшый авылында яшәүче Тәфкил Вәлиев, Күҗәкәдә гомер итүче йөзьяшәребез Нурфика Абдуллина һәм Татар Суыксуының аксакалы Вазыйх Шакировны
якынлашып килүче тантаналы 9 май бәйрәме белән район башлыгы Ленар Зарипов котларга барды.
Һәр җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары зур хөрмәттә- инде гасыр яшьтәшләре булуларына кармастан, үзләре, Аллага шөкер, көләч йөзле, камил акыллы, ил-көндәге яңалыклардан хәбәрдар, кунаклар белән бик теләп аралаштылар.
Аеруча Ленар Рафаковичның изге теләкләре, якын итеп, үз күреп сөйләшүе ветераннарыбызның күңелләрен күтәреп җибәрде, шаян сүзләрдән рәхәтләнеп көлеп тә алдылар. Кайсы гына өлкәнебез яшәгән йортка барып керсәк тә, чисталык, пөхтәлек.
Күренеп тора, ветераннарыбыз балалары, оныклары, җитәкчелекнең, социаль хезмәткәрләрнең күз уңында.
-Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы белән без бик горурланабыз. Илебезнең зур, матур, көчле булуы аларның Бөек Ватан сугышы чорында илебезнең бәйсезлеген яклап калуында. Бүген махсус хәрби операциядәге егетләребез нәкъ менә аларның үрнәгендә батырлыклар кыла.
Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм, аларга рәхмәт белдерәбез. Аллаһ сезгә исәнлек-саулык бирсен! 9 май-Җиңү бәйрәмен матур итеп каршыларга, алдагыларын да каршыларга язсын! Илебезнең, республикабыз, районыбыз, авылыбызның бизәге, матурлыгы булып озак яшәгез!- диде Ленар Зарипов.
Вазыйх Шакиров кунаклар белән аралашу вакытында «Ил-көннәрдә тынычлык булсын, мондый озын-озакка сузылган сугышларны күрергә язмасын. Тизрәк Украинада тәртип урнашсын! Якты дөньяның, мул тормышның кадерен белеп яшәсәк, барыбыз да шат булырбыз», дип җавап кайтарды.
Котлау тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты, җитәкчеләребез ветераннарыбызга илебез, республикабыз җитәкчелегенең котлауларын, бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды.
Актанышның «Яшь гвардия» отрядыннан Айдар Нуртдинов яшь гвардиячеләр һәм үзенең гаиләсе- Айгөл, Артур, Айдар Нуртдиновлар исеменнән күчтәнәчләр алып килгән иде. Ул да һәр ветеранны бәйрәм белән тәбрик итеп, алар юлыннан тайпылмыйча, патриотлык хисләре белән эшләргә, яшәргә сүз бирде.
Өлкәннәребез котлау-күчтәнәчләргә рәхмәтләрен белдереп, ил-көннәрнең имин булуын теләп озатып калдылар.
Чыганак: aktanysh-rt.ru