tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Очрашуда иртәгә башланачак XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы турында сүз барды. Форум татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итеп, мөселман җәмәгатьчелеге, руханилар һәм дәүләт структураларының үзара бәйләнеше һәм диалогы традицияләрен дәвам итә. Чара кысаларында делегатлар “Изге Болгар җыены”нда да катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*