tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Милләт туе” дип исемләнгән фәнни-агарту конференциясе уздырылды
Чистайда “Милләт туе” дип исемләнгән фәнни-агарту конференциясе уздырылды

Чистайда “Милләт туе” дип исемләнгән фәнни-агарту конференциясе уздырылды

20 май көнне Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә бөек татар дин белгече, фәлсәфәче, публицист, ХХ гасыр башындагы Россия мөселманнарының прогрессив хәрәкәте лидерларының берсе Муса Җәруллаh улы Бигиевның тууына 150 ел тулу уңаеннан, М. Бигиев hәм Ә. Г.Камалованың никахлашуына 120 ел булуга багышланган ” Чистайда милләт туе” исемле фәнни- агарту конференциясе уздырылды. Конференциядә Муса Бигиевның оныгы Алия ханым Янгирова катнашты.

Бу чара Россия ислам университеты, Мәскәү ислам институтының ислам тарихын Россиядә өйрәнү үзәге, ТР фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих иституты фәнни хезмәткәрләре hәм Чистай шәhәренең мөхтәсибе Кыямов Мөхәммәт хәзрәт Мухаммад Киямов , мөхтәсибәт, Бөтендөнья татар конгрессы җирле үзидарә җитәкчесе Галимов Фәрит Мөҗип улы тарафыннан оештырылды.

Конференциядә шәhәр зыялылары, хәзрәтләр, аксакаллар, җирле ” Ак калфак” татар хатын- кызлары оешмасы, укытучылар, китапханәчеләр, укучы яшьләр h.б. катнашты.
Чарада фән эшлеклеләре бөек татар дин белгече Муса Бигиевның тормышы hәм күп кырлы иҗаты буенча кызыклы hәм файдалы мәгьлүмат белән бүлештеләр.
Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих Институты доценты Хәйретдинов А. Г. үзенең чыгышында Муса Бигиевка багышланган эзләнүләре хакында сөйләде.
Мәскәү ислам институтының Россиядә ислам тарихын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Хабетдинов А. Ю. Муса Бигиевның 1905-1907 еллардагы революция чорына караган эшчәнлегенә багышланган чыгышы да кызыклы hәм файдалы булды.

ТР фәннәр Академиясенең ислам буенча тикшеренүләр Үзәге өлкән фәнни хезмәткәре И.К.Заhидуллинның конференциядә “Чистайлылар мөселманнарның 1905 елгы петиция кампаниясендә” темасы буенча ясаган чыгышы да тыңлаучылар өчен кызыклы булды.
«XX йөз башы галимнәре күзаллавында “милләт” төшенчәсе турында Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих Институты өлкән фәнни хезмәткәре Салахова Э. К. чыгыш ясады.
Тарих фәннәре кандидаты, Чистай шәhәренең “Г. И. Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы” укытучысы Хәкимова Ә.З. үзенең чыгышында “М. Бигиев һәм А. Г. Камалова гаиләсе-үз халкына хезмәт итү үрнәге” булуын ассызыклап атады.

“Габдулла Тукай әдәби музееның экспозиция-күргәзмә һәм ял итү-агарту эшчәнлегендә Муса Бигиев язмышы” темасы Габдулла Тукай әдәби музее – Татарстан Республикасы Милли музее бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Тябина Е.И. чыгышында яңгырады.

Конференциядә катнашучылар өчен шулай ук сценарист, актриса, режиссер, продюсер Шимборецкая (Бигиева) Натальяның да онлайн чыгышы файдалы булды.
Татарның бөек дин белгече Муса Бигиевка багышланган менә шундый конференция оештыру дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*