29 майда Алабуга шәһәренең «Йолдызлык — Созвездие» мәдәниятне үстерү үзәгендә «Сабантуй сылуы-2025» бәйгесенең гала-концерты узды. Алда уздырылган сайлап алу турыннан гала-концертка 8 кыз узды.
Болар — иң милли җанлы, саф татарча аралашучы, татар әдәбиятын һәм мәдәниятен «су кебек эчүче», җырга-биюгә оста, тапкыр телле, милли ризыкларны пешереп матур итеп тәкъдим итә алучы, зирәк татар кызлары!
Шушындый кызларыбыз булганда милләтебезнең киләчәге өметле булыр, Аллаһ боерса!
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге, Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Әхмәтҗанова Эльмира Михаил кызы да катнашты.