tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Ел гаиләсе”н сайладылар
Ульяновск өлкәсендә “Ел гаиләсе”н сайладылар

Ульяновск өлкәсендә “Ел гаиләсе”н сайладылар

Халыкара гаилә көнендә Хөкүмәт йортында төбәгебезнең үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бәйрәм кунаклары алдында төбәгебезнең “Күп балалы гаиләләр тавышы” дип исемләнгән хоры чыгыш ясады.

– “Ел гаиләсе” конкурсы – ул егерме еллык тарихы булган күркәм традиция. Шушы вакыт эчендә әлеге бәйгедә өч меңнән артык гаилә катнашты. Төбәгебездәге гаиләләр дәүләт ярдәмен тоеп яшәсеннәр өчен без мөмкин булганның барысын да эшлибез. Гамәлдә булган льготаларны камилләштерәбез һәм яңа социаль программаларны кертәбез, “Гаилә” илкүләм проектын тормышка ашырабыз. Дуслар, шушы бәйрәм көнендә сезне һәммәгезне дә тәбрик итеп, бәхет һәм иминлек телисем килә,- диде өлкә Губернаторы Алексей Русских.

Чынлы районыннан Салаховлар гаиләсе “Ел гаиләсе” өлкә конкурсының “Күп балалы гаилә” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Әлеге гаилә дүрт бала тәрбияләп үстерә. Салаховлар поселение, район, өлкә күләмендә оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар, “Звезда Губернии” өлкә иҗади конкурсы призеры. Алар берничә тапкыр Ульяновскиның хәрби госпиталендә яралы сугышчылар өчен оештырылган концертта үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткәннәр.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылыннан Шакуровлар гаиләсе “Ел гаиләсе” конкурсының “Гаилә – традицияләрне саклаучы” номинациясендә көч сынашты. Гаилә башлыгы Гакыйль Хәсән улы менә 40 елдан артык инде “Бердәмлек” татар халык театрына җитәкчелек итә. Шушы вакыт эчендә әлеге театр коллективы татар драматургларының 60тан артык спектаклен сәхнәгә куйган. Шакуровлар гаиләсе тырышлыгы белән “Язгы моңнар” вокаль ансамбле, “Якты юл” ветераннар ансамбле, “Шатлык” гармунчылар ансамбле оештырылган. Гакыйль Хәсән улы – Татарстан композиторлар оешмасы әгъзасы, популяр җырлар һәм композицияләр авторы. Рәйсә Ислам кызы районның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасын әйдәп бара. Шулай ук ул милли-мәдәни чараларны, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен, Сабантуй бәйрәмнәрен оештыруда актив катнаша.

“Ел гаиләсе” конкурсында Чардаклы бистәсендә яшәүче Вазыйх Самат улы белән Нургизә Фатыйх кызы Султановлар гаиләсе дә катнашты. Алар күптән түгел генә Алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Әниебез – әбиебез бакчабызда искиткеч матур чәчәкләр үстерә, ә әтиебез – бабабыз дин юлында булып, мәчеткә намазга йөри, ди Султановларның бала-оныклары, горурлык хисе кичереп.

Чыганак: emet73.ru/2025

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*