tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мирас» үрнәк балалар биюе ансамбле 20 еллыгын бәйрәм итте
«Мирас» үрнәк балалар биюе ансамбле 20 еллыгын бәйрәм итте

«Мирас» үрнәк балалар биюе ансамбле 20 еллыгын бәйрәм итте

«Мирас» үрнәк балалар биюе ансамбле 20 еллык юбилейлары уңаеннан «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә концерт күрсәтте. Концерт программалары «Гасырлар буена саклана торган мирас» дип аталды.

«Без 20 ел Казанда эшлибез. Ә болай «Мирас» ансамбле 30 ел элек Әстерханда оешкан иде. Һәр ел саен Казанда берәр концерт ясыйбыз. Кайбер елларда Казанда икешәр-өчәр концерт та тәкъдим ителде. Мин фольклорчы, шуңа күрә төрледән-төрле биюләр куябыз. Галим кешесе буларак, экспедицияләргә йөреп кызыклы милли биюләр җыелды», — дип сөйләде «Мирас»ны оештыручы һәм җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, галим һәм фольклорчы Дәүләт Үмәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук әңгәмәдәш репертуар темасына да тукталды.

«Мин үзем куйган «Гапита» биюе бар, аннары «Бермәнчек» ансамблендә керәшен биюләрен куйдым. Актаныштагы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә Урал, Әстерхан, Себер татарлары биюләрен сәхнәнәгә чыгардым. Мин үзебезнең дөнья буйлап сибелгән халкыбызның биюләрен күрсәтергә тырышам. Тамашачы өчен бу кызык. «Мирас» — зур иҗади коллектив. Төп артистларыбыз — балалар. Әти-әниләренә рәхмәт», — ди ул.

Концерт тамашасы алдыннан һәм антракт вакытында фойеда күргәзмә эшләде һәм «Риваять» төркеме артистлары чыгыш ясадылар.

  • 2005 елда Үмәров Казанның Идел буе районының Балалар сәнгәть мәктәбенең хореография бүлеге базасында «Мирас» балалар ансамбле (хәзер: үрнәк ансамбль) оештыра.
  • «Мирас» ансамбле Анапа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Самар, Төмән, Мәскәү, Ижау, Йошкар-Ола, чит илләрдә: Истанбул, Никосия, Сан-Себастьян, Ирун (икесе дә Испания), Венециядә чыгышлар ясаган. Күпсанлы халыкара, бөтенроссия, төбәкара, шәһәр конкурсларында лауреат һәм Гран-при иясе.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*