Кинорежиссер Александр Далматов һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалына кастингларны башлап җибәрде. Кичә «Шәрык» клубында кастингның беренче көне үтте.
Кастингка Камал, Тинчурин, Әлмәт, Түбән Кама, Әтнә театрлары, «Әкият» курчак театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Апуш» театр студиясенә йөрүче балалар килгән иде. Шулай ук, башка уку йортларыннан да, мәктәп укучылары арасында да үз көчен кино сәнгатендә сынап караучылар байтак иде.
Кастинглар бүген дә дәвам итәчәк. Александр Далматов театр артистлары белән генә чикләнмичә, башка төрле профессия кешеләре арасында кызыклы типажлар эзләвен әйтә.
Телесериал өчен киносценарийны Александр Далматов үзе һәм Алсу Хәбибуллина яза.
Чыганак: tatar-inform