tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең үзәк мәчетендә балалар өчен җәйге укулар оештырыла
Зәйнең үзәк мәчетендә балалар өчен җәйге укулар оештырыла

Зәйнең үзәк мәчетендә балалар өчен җәйге укулар оештырыла

Быел биредә 7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен дәресләр 23 июньнән 4 июльгә кадәр иртәнге сәгать 9дан көндезге сәгать 1гә  кадәр узачак.

Мөхтәсибәт тарафыннан расланган курслар программасы ислам нигезләре буенча көндәлек 2-3 дәресне үз эченә ала. Укулар шәригать нормалары нигезендә аерым үткәрелә. Дини дисциплиналардан тыш, балаларны чәй эчү, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар, шулай ук экскурсияләр көтә. Аеруча актив катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак.

“Әлбәттә, балаларны мәчет каршындагы курсларда бушлай укыту каралган, шуңа да без курсларны оештыруга финанс булышлыгы күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле”, – дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов.

Оештыручылар ассызыклаганча, мондый укулар оештыру  балаларның йөрәкләренә иман орлыклары һәм әхлакый инсафлылык салуда зур роль уйный.

“Хәзер яшь буын күп вакытын мәгълүмати киңлекләрдә утырып үткәрергә ярата. Бу исә төрле тискәре юнәлешләргә кереп китү куркынычы тудыра. Ә мәчет каршындагы укуларга килеп алар тәрбияви, дөньяви белемнәр алалар. Биредә яхшыны яманнан аерырга өйрәтү дә бара. Гомумән, бала вакыты файдалы юнәлештә үтә. Замана шартларында, балалар көчле мәгълүмати йогынтыга дучар булганда, аларның буш вакытлары өчен дәресләрне җентекләп сайлап алу аеруча мөһим”, – ди Илдар хәзрәт.

Мөселман курслары ял һәм белем алуга юнәлтелгән. Курсларны оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр Зәйнең үзәк мәчетенә мөрәҗәгать итә алалар.

Энҗе Әгъләмова

Чыганак: http://zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*