tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә
Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә

Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә

Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә. Киләсе чара 21 июньдә 20:00 сәг. уза.

Анда катнашучылар төрле телләрдә яраткан авторларының шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыячак. Керү бушлай.

Төрле буын шагыйрьләре һәм шигърият сөючеләре катнаша торган бу кичәләр музейда ай саен үтә. Май аенда ул татарча шигъри слэм рәвешендә үтте. Слэм, ягъни шагыйрьләр ярышы, дөньякүләм кабул ителгән форматта уздырылды, катнашучыларны тамашачылар ике критерий нигезендә бәяләде. Слэмның җиңүчесе — КФУ студенты Айзат Вахитов.

Финалистларның шигырьләре «Идел» журналының июнь санында басылып чыкты. Барлык катнашучыларның иҗатларыннан үрнәкләр махсус шигъри зин рәвешендә дә нәшер ителде. Аны 21 июнь кичендә Ачык микрофонда тәкъдим итәчәкләр.

Чыганак: mincult_rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*