tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәннән Фәйзелхак Вилдановның картиналарында ниндидер сер яши сыман
Кадрия Гамирова фотолары
Кадрия Гамирова фотолары

Чирмешәннән Фәйзелхак Вилдановның картиналарында ниндидер сер яши сыман

Районга төбәкара пленэр-симпозиумга илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарның да булуы әлеге чараның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Коллегаларының бәясе, аларның фикерен ишетү белгес өчен – аеруча тансык. Ул үзе дә бу пленэрларда катнаша.

-Фәйзелхак Габделхак улын күптән белсәм дә, картиналарын күргәнем юк иде, аның иҗаты белән танышу – безгә зур мәртәбә, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев. – Аның эшләре тирәнлеге һәм ихласлыгы белән таң калдыра, аларда кече ватанга, тарихыбызга чын мәхәббәт сизелә.

Экспозициядә останың 20дән күбрәк эше тәкъдим ителгән: пейзажлардан алып, татар халыкының тарихын, легенда, бәет, әкиятләрен чагылдырган иллюстрацияләрне дә, портрет та күрергә була. Кунаклар татар халкының гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә багышланган картиналар сериясе белән дә кызыксындылар.

-Лениногорск шәһәрендәге музыка-сәнгать педагогика училищесында укыганда ук картиналар ясый идем. Дөрес, нефть тармагына эшкә киткәч, пумала, буяулардан аерылып торырга да туры килде, – дип сөйләде Иске Үтәмештә туып үскән, хәзер район үзәгендә яшәүче оста. – Барысы да үземдә булмаса да 100ләп картинам ясадым. Соңгы 20 елда, район балалар сәнгать мәктәбендә эшләгәндә, күбрәк иҗат иттем. Өйдә үземнең эш остаханәсе бар. Мин карап түгел,  ә башымда уйлап, күзаллап ясарга гадәтләнгән.

Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева да катнашты. Ул Фәйзелхак Вилдановка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

-Районыбызда шундый талантлы кеше яшәве – безнең өчен горурлык. Һәр картина эчендә ниндидер сер яши сыман, – диде Наталья Васильевна. – Иҗади уңышлар телим.

Күргәзмәгә рәссамның классташлары, курсташлары, хезмәттәшләре, укучылары, туганнары да килгән иде. Алар һәр картинаны җентекләп карап, үз фикерләрен әйттеләр.

-Күргәзмә оештыру хакында күптән уйлап йөргән идем, монысы чынга ашты. Тагын бер хыялым – Чирмешәндә галерея булдыру, – дип уй-теләкләре белән уртаклашты Фәйзелхак Габделхак улы.

Китапханәдәге күргәзмә әле эшләячәк. Теләге булган һәркем останың эшләрен бирегә килеп күрә ала.

Кадрия Гамирова

Чыганак: https://nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*