Иртәгә, 24 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Екатеринбург шәһәренә барачак.
Биредә ул сәүдәгәр Агафуровлар һәм Габдулла Тукай исемендәге сквер биләмәләре белән танышачак. Шулай ук «Ак Ат» ат спорты клубына сәфәре көтелә. Биредә “Өлкә Сабантуе-2025” не оештыру буенча җыелыш һәм Сабантуй узасы территория белән танышу көтелә.
Эш сәфәре кысаларында, Октябрьский бистәсендәге “Нур” мәчетенә бару да каралган.