Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенең беренче этабы тәмамланды. Катнашучылар эскизлар әзерләп, алар буенча 15 сентябрьгә кадәр пьеса язарга максат куелып таралыштылар.
«Беренче адымны уздык. Минемчә, бик нәтиҗәле эшләдек. Безнең соңгы утырышта Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов һәм театр белгече Гөлшат Фәттахова катнашты. Алар катнашучыларның эскизларын укып килгәннәр иде, анализ ясалып, бик кызыклы фикер алышу барды, барлык проектлар да хупланды», – диде Лаборатория җитәкчесе, Тукай премиясе лауреаты, драматург Мансур Гыйләҗев.
«Фәрит Бикчәнтәев бер сәгать аралашуда шулкадәр күп мәгълүмат бирде. Мин аның белән аралашу укучыларына зур дөнья булуын аңладым. Иҗат мәсьәләсендә, тамашачы мәсьәләсендә барысын да аңлатты. Режиссер фикере бит ул бик зур дәрәҗә», – дип дәвам итте ул.
Авторлар арасында 14 яшьтән башлап 64 яшькә кадәргеләр бар. Дәресләр барышында 17 автор 24 эскиз тәкъдим иткән. Өчәр проект тәкъдим иткән авторлар да бар.
«Авторлар эшләргә ашкынып тора. Яңа ел әкиятеннән башка бөтен жанрлар да бар. Комедия дә, драма да, мелодрама да, иммерсив та, трагедия дә, фантасмагория дә, абсурд та бар. Бер проект та игътибарсыз калмады», – диде Мансур Гыйләҗев.
«Барысы да мантыйк ягыннан, тормыш ягыннан дөрес язылган булса, штамп диләр. Безнең эскизларда абсурд фикерләр, оригиналь фикерләр, аванград алымнар күренсә, «аңламыйбыз», диләр. Менә шундый хәлдә драматург ничек алтын урталыкны тотарга тиеш», – дип уйлана драматург.
Алга таба Мансур Гыйләҗев һәр автор белән онлайн форматта индивидуаль эшләячәк. 15 сентябрьдә авторлар тапшырган пьесалар режиссерларга тапшырылачак.
Рузилә Мөхәммәтова
Чыганак: https://tatar-inform.tatar