tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе «Нәсыйха» мәчетендә булды
Милли Шура рәисе «Нәсыйха» мәчетендә булды

Милли Шура рәисе «Нәсыйха» мәчетендә булды

Прокопьевск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев «Нәсыйха» мәчетендә булды.

Прокопьевскидагы «Нәсыйха» мәчете 2023нче елда тулы көченә эшли башлады. Ул Серов урамында урнашкан һәм 700 кешене сыйдыра.

Мәчет төзелеше дүрт ел дәвам итә. Шәһәр мөселманнарының дини оешмасы тарихы 1994нчы елда, инициатив төркем «Мәхәллә-Рамазан» оешмасын булдыргач башлана. Беренче мәчетне яр буе урамында ачканнар, әмма вакыт узу белән бина барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый башлый, шуңа күрә 2019нчы елда тагын бер мәчет төзергә карар кылынган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*