22 июльдә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкчелегендә очрашу узды. Очрашуда «Рувики» вәкилләре катнашты. «Рувики» — 2023 елда «Википедия» аналогы буларак эшли башлаган Россия онлайн-энциклопедиясе.
Очрашуда «Рувики «Интернет-энциклопедиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының үсеш буенча директоры Юлия Щеголева, «Рувики «Интернет-энциклопедиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының партнерлыкны үстерү буенча менеджеры Людмила Цой, тел бүлекләре эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе Андрей Чемышев, тел бүлекләре эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Мансурова бар иде.
Конгресс ягыннан очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты. Әңгәмә барышында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.