tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт җанлы җитәкче
Милләт җанлы җитәкче

Милләт җанлы җитәкче

Абдулла Ямбаев узган гасырдагы алтмышынчы елның бишенче август көнендә Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Татар Сайманы авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы яраларын ямап, көчкә көн күргән татар авылында үсмер елларын үткәргән Абдуллага да җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әмма авыр авыл тормышы киртәләре аны чикли алмый – ул урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, югары белем алу хыялын үзенә беренче максат итеп куя һәм Куйбышев планлаштыру институтын бетереп, сикәлтәле тормыш юлына баса.

Яшь белгеч үзенең хезмәт елларын Ульяновск шәһәре белән бәйли. Төрле урыннарда җитәкче вазыйфаларын башкара. Эш кешеләре белән идарә итү ысулларын оста үзләштереп, үзен төрле тармакларда сынап карый. Милли хәрәкәттә дә актив катнаша – өлкә татар мохтариятенең башкарма комитеты әгъзасы, Зөяаръягы район автономиясе рәисе урынбасары. 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр төп эш урыны – Ульяновск дәүләт университетының яшьләр инновацион үзәге директоры.

Абдулла Рәхиб улы, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара торган шәхес. Зөяаръягы татар автономиясе “Туган як” вокаль-инструменталь ансамбленең якын дусты буларак, өлкәбезнең татар авылларында гастроль-концертлар оештыруга, үзешчән артистлар төркемен мөһим уен кораллары, милли киемнәр белән тәэмин итүгә үз өлешен кызганмыйча кертүче, мактауга лаек эшләр башкаручы шәхес ул безнең Абдулла.

Якташы, авылдашы – Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Мәүлет ага Саюковның берничә китабын нәшер итеп, дөньяга күрсәтү эшен дә әйдәп баручы ул. Абдуллабыз спортка да битараф түгел. Николаевка район үзәгендә абыйсы Рөстәм Рәхиб улы истәлегенә багышланган шахмат турнирын оештырып үткәрү аның максаты буларак чынбарлыкка әверелеп бара.

Абдулла Рәхиб улы үзенең тормыш иптәше Наилә ханым белән ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Аларга тиешле белем, милли тәрбия биреп, никахлы гаиләләр корып, оныкларын үстерү бәхетенә ирешкән, яраткан әби-бабай булып гомер кичерәләр.

Танылган җитәкче буларак Абдулла Ямбаев күпсанлы дәрәҗәле исемнәргә лаек. Өлкә татар автономиябез, шәһәр башлыгы, шәһәр Думасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, мәгариф министры, Законнар чыгару Җыелышы һәм өлкә Губернаторы исеменнән тапшырылган Рәхмәт хатлары һәм грамоталары иясе ул.

5 августта Абдулла Ямбаевның юбилейлы туган көне. Якын дустым, ярдәмчел иптәшем, хөрмәтле Абдулла Рәхиб улы! Сине Зөяаръягы районы татарлары исеменнән тәбрик итәм һәм озын гомер, корычтай нык саулык, гаилә бәхете телим. Киләчәктә дә бергә, бердәм булып, милләтебезгә, динебезгә хезмәт итәргә насыйп әйләсен!

Шәфикъ ИМАТДИНОВ,
Зөяаръягы районы татар автономиясе рәисе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*