tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты
Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты

Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты

Бүген, 31 июль көнне, Пенза шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән Пенза өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек планы үтәлешен карадылар. Аерым игътибар Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм оештыру мәсьәләләренә бирелде.

Очрашуда катнашучылар ике регион хакимиятенең үзара аңлашу һәм ярдәм күрсәтүе булуын билгеләп үттеләр, шулай ук барлык планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру өчен актив уртак эшкә керешергә әзерлекләрен ассызыкладылар. Сабантуй уздыру датасы инде билгеләнде — 2026 елның 27 июне.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*