Татар һәм рус телләрендә әзерләнә торган «Татар халык иҗаты» академик тупланмаларның татар телендә 11 томы, рус телендә 10 томы басылып чыккан.
«Калган томнар да әзерләнеп бетеп килә. Татар телендәге басма – 25 томнан, рус телендәгесе – 15 томнан тора. Шуны да искәртергә кирәк: рус телендә академик тупланма әзерләү эше татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр гамәлгә ашырыла», – диде «Интертат»ка биргән интервьюсында Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Ләйлә Дәүләтшина.
«25 томлык басма күләме белән дә, эчтәлеге белән дә татар фольклор фәненең зур казанышы булып тора. Әлеге күптомлыкны әзерләү эшенә керешүнең үз сәбәпләре бар. Билгеле булганча, узган гасырның 80 нче елларында халык иҗаты бүлеге 13 томлык «Татар халык иҗаты» басмасын әзерләгән иде. Әлеге хезмәт һәм аны башкарган коллектив Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган. Әмма ул вакыттан соң ярты гасырга якын вакыт узган. Беренчедән, ул басмалар инде таралып беткән, хәзер алар сирәк очрый торган китаплар – раритетлар рәтенә керә. Икенчедән, шушы вакыт эчендә яңа материаллар тупланган, яңа классификацияләр булдырылган, һәм фольклористика фәне шактый алга киткән. Бу хәзинәне бүгенге көн күзлегеннән анализлап, системага салып, фәнни әйләнешкә кертү – безнең максатларның берсе», – ди галимә.
Күптомлыкны әзерләү барышында фольклорчыларның гына түгел, тарихчылар, этнографлар, диалектологларның да хезмәтләре, гомумән, шушы өлкәгә бәйле барлык эшләр исәпкә алына. 25 томлыкның үзенчәлеге шунда – ул татар фольклорының барлык жанрларын да колачлый. Академик басма «Мифология» томы белән ачыла, аннары «Йола фольклоры» һәм башка жанрларга багышланган томнар белән дәвам итә. Әкиятләр, дастаннар, җырлар, мәкаль һәм әйтемнәр, риваять һәм легендалар, бәетләр, мөнәҗәтләр, ягъни татар фольклорының барлык жанрлары да әлеге 25 томлыкта урын ала. Шуны да искәртергә кирәк: бүгенге көнгә кадәр татар мифологиясен һәм йола фольклорын тулы бер система буларак тәкъдим иткән томнар дөнья күрмәгән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar