tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Карбыз Пати 2025 ничек узды?
Карбыз Пати 2025 ничек узды?

Карбыз Пати 2025 ничек узды?

«Ялкын» журналының җәйге фестивале «КАРБЫЗ пати» узды. Бәйрәм нәниләрдән алып олыларга кадәр зур аудитория җыйды. Күңелле уеннар, бүләкләр, күп тәмле карбыз, шәп җырчылар «Татмедиа» янындагы бульварны кыздырды.

Бәйрәмне яңгыр бозар кебек булса да, күк йөзе тиз арада аязып, бпезгә кояш елмайды. Алып баручылар – Зилә Дәрҗеманова һәм Рамил Закиров бәйрәмне төп үзәк, сәхнәдә ачып җибәрде. Шундук балалар өчен остаханәләр, аква-грим, МЕМ-лаборатория зоналары эшләп китте. Журнал сатып алып, лотереяда катнашып кыйммәтле, карбызлы бүләкләр оту мөмкинлеге дә бар иде. Сәхнәне иң беренче булып үзенең яшьләрски җырлары белән Илгиз Шәйхразиев кыздырды. Рамил Закиров үзе дә, автор-башкаручы буларак, бер хәрефкә торган сүзләрдән генә рэп башкарды. Аннары исә әлеге чарага килүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Карбыз бәйрәме түгел, кар һәм боз бәйрәме булырга тиеш иде. Тик яңгыр гына булды, киләсе елга кар да, боз да яудырырга тырышырбыз. «Ялкын» журналы монда килгән балаларның әби-бабалары журналы, аның тарихы 100 елдан артык», – диде ул.

Чараның башыннан азагына кадәр өстәлләрдә күп тәмле карбыз сыгылып торды. Бәйрәмдә шулай ук уеннар да уздырылды, алар арасында тизлеккә карбыз ашау, караоке-батл, рәсем конкурсы һәм башкалар. Бүләккә карбызлар өләштек.

Ә азакта кунакларны бу көннең кульминациясе, «КАРБЫЗ пати»ның төп хедлайнеры булган җырчы Илшат Сафин кыздырды. Аның чыгышы бар халыкны янәдән уятып җибәрде, рәхәтләнеп тавышлар беткәнче биеп-җырлап күңел ачтык.

Әлеге чара 2022 елдан бирле үткәрелә. Урамда үткәнлектән, бу ачык бәйрәм, журнал аудиториясе кебек яшүсмерләр өчен генә түгел, ә кечкенәләрдән башлап, олы буыннарны да колачлый. «Карбыз пати»ның максаты – шәһәр халкы өчен җәй, иҗат, музыка бәйрәмен булдыру. Ә чараның төп идеясе – татлы карбыз белән сыйланып, шәп җырлар тыңлап, аралашып, «Ялкын» белән танышып, күңел ачу.

 

БӘЙРӘМНӘН ФОТОРЕПОРТАЖ:

https://yalkyn.ru/photo/karbyz-pati-2025fotoreportaz

Чыганак: yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*