tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Раббани» мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев «Раббани» мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев «Раббани» мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Сәфәр кысаларында ул Уфа районы Зубово авылында урнашкан «Раббани» мәчете төзелеше белән танышты.

Васил Шәйхразыевны мәчет янында «Раббани» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм мәчетнең Мөтәвәллият хәяте әгъзалары каршы алды. Алар кунакка мәчетнең бүгенге торышы, төзелеш этаплары, киләчәккә планнар турында сөйләделәр.

Бу мәчет — Зубово авылы тарихында беренче тапкыр төзелә торган гыйбадәт йорты. Исегезгә төшерәбез, 2022 нче елның 20 сентябрендә Васил Шәйхразыев әлеге мәчет төзелешен башлап җибәрү уңаеннан үткәрелгән истәлек ташын кую тантанасында катнашкан иде. Шул вакыттан бирле төзелеш эшләре дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*