Риваятьләргә караганда, безнең Әсән авылына 1648-1956 елларда нигез салына. Әсән атамасының каян килеп чыкканы төгәл генә билгеле түгел. Йомышлы яңа чукындырылган татар Яков Асанов исеме белән бәйле булырга мөмкин, дигән фаразлар бар. Туган як тарихын өйрәнүчеләр арасында шулай ук, Россия дәүләте чикләрен ныгыту өчен Сембер шәһәре тирәсенә Әсән дигән авылдан йомышлы татарларны күчергәннәр, дип санаучылар да очрый. Аларга Камааръягы засечная чертасын төзеп, Россиянең чикләрен саклау бурычы йөкләнгән. Шушы йомышлы татарлар патшага ялланып чик буен саклыйлар һәм акрын гына җирләрне үзләштерүгә керешәләр.
Безнең авыл кара урманга терәлеп, тирән ерганаклы җирдә, кыргый табигать кочагында, челтерәп аккан Кандалка елгасы буенда урнашкан була. 1780 елда Әсәндә нибары 60 кеше яшәгән. Ә инде 1900 елның 1 январена 146 йорт, 793 кеше исәпләнә. Авылда ике мәчет, ике мәдрәсә, ике тегермән эшләп торган. Ул вакытта Әсәнебез Бряндино волостеның Ставрополь өязе составына керә.
Авылыбызда Бочкарев фамилияле өч-дүрт рус гаиләсе яшәгән. Руслар белән татарлар гасырлар буе үзара дус-тату, аңлашып, үзара ярдәмләшеп гомер иткәннәр. Бер-берсенең дини бәйрәмнәрен хөрмәтләп, зурлап уздырганнар. Мәсәлән, Корбан гаете җиткәч, Бочкаревлар үзләре асрап үстергән сарыкларны татарларга корбан итеп чалырга биргәннәр. Шулай ук авыл халкының Әсән бае Федор Бочкарев аркылы Мәләкәс сәүдәгәре Марковка мәчет төзүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итүләре турында мәгълүм. Марков ярдәм итмәгәч, Ставрополь өязе башлыкларына хат язып карыйлар. Алар да гозерне кире каккач, авыл халкы һәрбер йорттан алтышар сум акча җыеп, балчыктан үзләре кирпеч сугып, аны кыздырып, мәчет салалар. Күрше рус, татар һәм мукшы авыллары халкы да әсәнлеләргә ярдәм кулы суза. Кемдер акчалата булыша, кемдер азык, йомырка бирә. Тавык йомыркасын кирпеч тезгән вакытта растворга кушканнар. Архив мәгълүматларына караганда, ул чакта агачтан мәчет төзү – 300 сумга, ә кирпечтән салу 500 сумга төшкән. Мәчет төзү эшләрен Кече Кандал авылы кул осталары – агалы-энеле Ершовлар башкарган.
Мәчет авылның иң биек урынында, нәкъ менә үзәгендә калкып чыга. Кайсы гына яктан карасаң да, ул уч төбендә кебек күренеп тора. Аллаһы йортының матур итеп, сырлап-сырлап эшләнгән михрабы туп-туры кыйблага карый. Ике бүлмә арасын Салават күперен хәтерләткән рәсемнәр бизи. Бинаның стеналары калынлыгы – бер метр чамасы.
Император тарафыннан билгеләнгән указлы мулла – Сәхәбетдин Хөснетдин улы Емелеев, аның хәләл җефете – Гаятсорур Хафиз кызы. Бүген мәчетебездә “указной мулла Емелеев С.Х.” дип мөһер суккан дини китаплар олы ядкарь булып саклана.
Сталинның сәяси репрессияләре чорында, 1930 елда Сәхәбетдин хәзрәт Хөснетдин улы Емелеевны, шулай ук энесе Фәйзетдин белән хатыны Гаятсорурны раскулачивать итәләр һәм өйләрен, җил тегермәннәрен тартып алып, спецпоселениега озаталар.
Шул ук елны мәчет бинасында авыл балалары өчен башлангыч мәктәп ачыла. Бөек Ватан сугышы вакытында манарасын кисеп төшерәләр. Әсәндә мәктәп яшендәге балалар бөтенләй калмагач, мәчет бинасы берничә ел клуб булып хезмәт итә.
Дингә каршы көрәш – атеизм елларында да халык Исламнан читләшми. Беркем дә никахсыз өйләнми, мәетләрне җеназа намазы укымыйча җирләмиләр. Гает намазларын өйләргә җыелып булса да укыйлар.
1997 елның май аенда чал тарихлы мәчетебез бинасын халыкка кайтарып бирделәр. 2000 елда Тәлгать абый Губайдуллов һәм аның туганнары, шулай ук Равил абый Яруллов мәчетне ремонтлау һәм яңа манара кую эшләренә алынды. Үзебезнең “Алга” кооперативы изге эшкә зур өлеш кертте. Авыл халкы да читтә калмады – сәдака акчаларын бирделәр, өмәләрдә катнаштылар. Бу уңайдан Мөхтәр абый белән Әзгат абыйны телгә алып үтү бик тә урынлы булыр.
2017 елда дәүләт тарих-мәдәни экспертизасы карары нигезендә, Чардаклы районы Әсән авылы мәчете Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирасы объектларының Бердәм дәүләт реестрына кертелә. Хәзерге вакытта мәчетебез архитектура һәйкәле – региональ әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты булып исәпләнә.
Мәчет бинасын ремонтлаганнан соң егерме биш ел – чирек гасыр вакыт үтеп, түбәсеннән су үтәргә тотынды, түшәмнәре каралды, тәрәзәләре һәм ишекләре искерде. Шуңа күрә авыл халкы уртак фикергә килеп, ремонт эшләрен башлап җибәрергә булды. “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Самат Солтан улы Насыйровка рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Аңа мең-мең рәхмәт, бары тик аның ярдәме белән генә шушы изге эшне башкарып чыктык. Авылдашларыбызга һәм чит төбәкләргә яшәүче якташларыбызга да рәхмәт сүзләре юллыйбыз. Сәдака акчалары илебезнең төрле почмакларыннан – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ульяновск, Димитровград, Сургут, Кемерово шәһәрләреннән килде. Ремонт эшләрен үз көчебез белән, әби-бабайлар, әти-әниләребез заманында кебек, өмәләр оештырып башкардык. Искиткеч матур мәчетебезне саклап калуда күп кеше катнашты.
Әсән авылы мәчете бинасы архитектура һәйкәле булуы белән беррәттән, динебезне безгә амәнәт итеп тапшырып калдырган әби-бабайларыбызга, әти-әниләребезгә, төзүчеләргә, хәләл малларын, көчләрен изге юлда сарыф итүчеләргә дә һәйкәл булып торсын иде. Мәчет төзүче авылдашларыбызның рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.
Авылыбыз халкына киләчәктә дә бергә һәм бердәм, дус-тату, иманлы, денле булып, үзара ярдәмләшеп яшәргә насыйп итсен. Әсәндә иман нуры балкысын, азан тавышы яңгырап торсын, мәчетебез догага тилмермәсен!
Мәчетебезнең 125 еллыгына багышланган мәҗлесне оештыруда да бөтен авыл халкы ярдәм итте. Дамир абый Галиакберов, Равил абый Абдреев, Раил Шамил улы Канафеев, Зарина Илдар кызы Хамидуллова, Лилия Таһирҗан кызы Бикбаева, Илдар Гатауллов гаиләсе, Нәфисә Ульбаева, Наилә Мизбах кызы Хасәнова, Эмиль Әдип улы Хафизов корбан итләрен сәдака итеп тапшырдылар. Аллаһы Тәгалә аларга әҗер-саваплар насыйп итсен.
Беренче көннән үк СВО зонасында хезмәт итеп, якыннары янына кыска вакытлы ялга кайткан Альберт Галяметдинов мәчеткә кереп, сәдака бирде. Авылдашыбызның дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
Нурия ЛАТЫЙПОВА,
Әсән авылы.
Чыганак: emet73.ru