tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Адыгея Республикасы Башлыгы Мурат Кумпилов белән очрашты
Милли Шура рәисе Адыгея Республикасы Башлыгы Мурат Кумпилов белән очрашты

Милли Шура рәисе Адыгея Республикасы Башлыгы Мурат Кумпилов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасында. Биредә Милли Шурасы рәисенең Адыгея Республикасы Башлыгы Мурат Кумпилов белән рәсми очрашуы узды.

Очрашуда шулай ук Адыгея Республикасы Мәдәният министры Юрий Аутлев, республика милләт эшләре, ватандашлар белән элемтәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча комитет рәисе Константин Щербаков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Мурат Кумпилов кунакларны җылы каршы алып, Татарстан делегациясен Адыгея җирлегендә күрүенә шат булуын белдерде. Ул Татарстан Республикасының дәүләтчелек өлкәсендәге казанышларын, республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген югары бәяләвен әйтте һәм Татарстанны һәрвакыт үрнәк төбәк итеп күрүләрен ассызыклады.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, кунакчыллык өчен рәхмәтен җиткерде һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Ул кыш көне узган федераль округ җыены өчен Адыгея җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шулай ук Милли Шура рәисе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бүген Политотдел хуторында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә бюст куелуын аерым билгеләп үтте. Әлеге проект Санкт-Петербургта бюстны коюдан алып, аны урнаштыруга кадәр Адыгея Республикасы хакимияте ярдәме белән тормышка ашырылган.

Моннан тыш, Политотдел хуторы зираты коймаларын яңарту эшләрендә дә Адыгея хакимиятенең ярдәме булуы билгеләп үтелде. Очрашу барышында Татарстандагы соңгы вакыйгалар, шул исәптән сентябрь аенда үтәчәк Рәис сайлаулары турында да мәгълүмат бирелде.

Мурат Кумпилов, үз чиратында, Татарстан белән күпкырлы хезмәттәшлекне үстерүгә әзер булуларын белдерде. Аның сүзләренчә, Адыгея яңа территорияләр белән дә эш алып бара, шул исәптән Херсон өлкәсендәге татарлар яшәгән торак пунктлар белән дә элемтәләр булдырылган.

Васил Шәйхразыев киләсе эш сәфәрләре кысаларында шушы төбәкләргә бару планлаштырылуын, анда яшәүче милләттәшләр белән очрашулар үткәреләчәген дә белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*