tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Белем» мәгариф музеен ачуда катнашты
Рөстәм Миңнеханов «Белем» мәгариф музеен ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов «Белем» мәгариф музеен ачуда катнашты

Казанда «Белем»мәгариф музее ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Музей КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының беренче катында урнашкан. Аның җыентыгы нигезенә 1985 елда оештырылган Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык саклау берәмлеге) салынган. Экспонат фонды фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының уникаль экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылган.

“Бүген әһәмиятле вакыйга. Без укытучы һөнәренең абруен күтәрергә тиеш. Бу кешеләр безнең киләчәгебезне формалаштыралар. Биредә, безнең иң зур педагоглар әзерләү үзәгендә, мәгариф музее ачыла. Аны төзегәндә без тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, укытучылар династиясенә таянып эш иттек. Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм”, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе чарада катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясе белән танышты. Яңа киңлек Татарстан Республикасы территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр озак вакытны үз эченә ала.

Экспозициянең фәнни нигезләнгән сценарие, төрле чорларның уникаль чын һәйкәлләре (XII гасырдан XXI гасырга кадәр), заманча мультимедиа чаралары, шулай ук оригиналь сәнгать проекты музейны иң киң аудитория өчен кызыклы итә – мәктәп укучыларыннан алып мәгариф өлкәсендәге белгечләргә кадәр.

Рөстәм Миңнеханов музейга татар язучысы-прозаигы Әмирхан Ениики китабын һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкин әсәрләре җыентыгын тапшырды.

Минтимер Шәймиев «Яңарыш» республика фондының 15 еллыгына багышланган «Яңарыш. Иҗат. Мирас» басмасын һәм Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» балалар китабын бүләк итте.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*