tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә – бәхет ачкычы
Гаилә – бәхет ачкычы

Гаилә – бәхет ачкычы

Минем гаиләм искиткеч. Әти-әнием белән әбиемне бик тә яратам. Якын кешеләремнең һәрвакытта да янәшәдә булуларына сөенәм, шатлык һәм борчуларымны, серләремне алар белән бүлешәм.

Әтием Муракаев Раил Рәхим улы бик тә акыллы. Кайчак ул бөтен нәрсәне дә белә кебек тоела, чөнки аңа нинди генә сорау бирсәң дә, төгәл һәм аңлаешлы итеп җавап бирә. Әтием гаиләбезне матди яктан тәэмин итә һәм әниемә өй эшләрендә булыша, өстәвенә, алтын куллы да әле: розетка белән телевизорны үзе төзәтә. Ул гадел һәм җитди, кыскасы, җир йөзендәге иң яхшы әтиләрнең берсе. Чын ир-ат, гаилә башлыгы һәм аны туендыручы нәкъ менә шундый булырга тиештер дә, дип уйлыйм. Төп эше белән беррәттән, әтием Новоспасское районының татар милли-мәдәни автономиясенә җитәкчелек итә һәм шулай ук районның иҗтимагый палатасы әгъзасы вазыйфаларын башкарырга да өлгерә. Әтиемнең фикердәшләре белән бергә туган төбәгебез язмышын хәл итүдә актив катнашуына, битараф булмавына һәрчак сокланам. Ульяновск краеның тарихы татар халкы язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халкыбыз күп еллар инде аның үсешенә һәм күркәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләр һәм йолаларны саклап калуга сизелерлек өлеш кертеп, Сембер җирендә яши һәм намуслы хезмәт итә. Татар автономиясе тырышлыгы белән өлкәдә һәм безнең Новоспасское районында төрле милли бәйрәмнәр, форумнар, очрашулар үткәрелә. Әтием җирле автономияне ныгыту һәм аның казанышларын тагын да арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Әнием Муракаева Гүзәл Ктдус кызы – бик тә игелекле, кешелекле, мөлаем хатын-кыз. Ул пөхтәлекне ярата һәм ниндидер вак кына нәрсәгә дә игътибар итмичә калмый. Мин әниемне бик тә яратам, ә ул әтием белән мине бик тә ярата. Без аңардан башка тормышыбызны хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Әтиемнең гаделлегенә, кырыслыгына, тыйнаклыгына һәм дөреслегенә газиз әниемнең сабырлыгы, түземлеге һәм ягымлылыгы өстәлә. Өебезне ул нәкъ менә крепость итеп күз алдына китерә. Әгәр аның күзләрен бәйләп, мебельны күчереп куйсаң, ул барыбер үзенә кирәкле әйберне эзләп табачак һәм барысын да үз урынына куячак. Әнием җир йөзендәге иң яхшы аналарның берсе һәм, минем уйлавымча, ул әтиемне бөтен яктан да тулыландырып тора.

Әнием хәзерге вакытта мин белем алган мәгариф учагының – Новоспасское бистәсе 1 нче урта мәктәбенең ата-аналар комитетында актив катнаша. Бергә булганда безгә бик рәхәт, без бер-беребезне гафу итәбез, кичерәбез һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез, булышабыз.

Кечкенә чактан ук сәнгатькә омтылуымны әти-әнием хупладылар. Мине төрле дәресләргә йөртү өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмады алар. Мәсәлән, балалар бакчасына йөргәндә кичләрен бергәләп пластилиннан әйберләр әвәли идек, рәсемнәр ясадык һәм конструкторлар җыйдык. Бераз үсә төшкәч, балалар сәнгать мәктәбенә йөреп, бию һәм рәсем ясау серләрен үзләштердем. Хәзер бию белән шөгыльләнмим инде, ә менә сынлы сәнгать тормышымның шактый өлешен алып тора. Акварель белән рәсем ясарга аеруча да яратам. Укытучыларым Г.Г.Бадигина белән И.А.Тепловага чиксез рәхмәтлемен. Тәҗрибәле остазларым ярдәмендә яңадан-яңа үрләр яулыйм, зур җиңүләргә ирешәм.

Халыкара һәм региональ конкурсларда алган грамоталарым гаиләбез архивында ядкарь булып саклана. “Надежды России” 7 нче Халыкара конкурсының 1 нче дәрәҗәле дипломы, “Моя малая Родина” иҗат эшләре 3 нче Халыкара ачык конкурсының 1 нче дәрәҗәле дипломы, сынлы сәнгать буенча Халыкара конкурсның региональ этабында җиңүче дипломы, “Фестиваль искусств” 3 нче Халыкара конкурсының 1 нче дәрәҗәле лауреат дипломы, “Творческий взлет” 7 нче төбәк конкурсының 1 нче дәрәҗәле лауреат дипломы, “Рисуй с нами” Бөтенроссия талантлар иҗат конкурсының 1 дәрәҗәле җиңүче дипломы әнә шундыйлардан. 2023 елда яхшы билгеләргә генә укыган өчен үземне сәләтле балаларның “Алые паруса” лагерена путевка белән бүләкләделәр. Әти-әнием уңышларыма һәрчак чиксез шатланалар һәм бу миңа көч, дәрт, тагын да тырышыбрак уку омтылышы өсти.

Бәйрәм көннәрендә безгә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз кунакка килүен яратам. Мул табын артында яңалыклар белән бүлешәбез, күңел хатирәләре белән уртаклашабыз. Карт бабам белән карт әбием, бабам белән әбием турында сөйләгәнне һәрвакытта да рәхәтләнеп тыңлап утырам. Өч карт бабам да Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган. Без аларны еш искә төшерәбез һәм батырлыклары белән горурланабыз. Архив материалларын өйрәнеп, һәркайсының күмелгән урынын эзләп табу бәхетенә ирештек. Бер карт бабам Кантеев Кайюм Әбделмән улы 1944 елда һәлак булып, Латвиянең Скуене торак пункты тирәсендә җирләнгән. Тагын бер карт бабам Чапаев Сибәтулла Җаббар улы 1942 елда һәлак булган һәм Тверь шәһәрендә күмелгән. Ә өченче карт бабам Муракаев Исмаил Әмин улы 1942 елда һәлак булып, Псков өлкәсенең Бурцево авылында җирләнгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар һәм сынаулар бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Тылда калучыларга да күп михнәт һәм газаплар күрергә туры килә. Алар фронтка ярдәм итү өчен фидакарьләрчә эшлиләр. Әниемнең әнисе (әбием) 13 яшендә фермада бозаулар караучы булып эшли башлый. Ә 14 яше тулгач, сөтчелек-товар фермасына сыерлар савучы итеп күчерәләр. Бу вакытта ул нәкъ менә минем яшемдә булган бит… Әнием тыл хезмәтчәне статусына ия әбиемнең сугыш чорында грамота һәм кызыл яулык белән бүләкләнүе турында искә төшереп сөйли. Әтиемнең ата-анасы – сугыш чоры балалары. Әбием сугыштан соң фельдшерга укып кайта һәм гомере буе туган авылы медпунктында тырышып эшли. Ә бабам шул ук авылда математика укытучысы һәм мәктәп директоры булып хезмәт итә. Мин боларны барысын да исемдә калдырырга тырышам, чөнки үз гаиләсенең тарихын – шәҗәрәсен, нәсел агачын белгән кеше тирән тамырлы агачны хәтерләтә. Андый кешене тормыш авырлыклары, язмыш сынаулары сындыра алмас.

Гаиләм авыр ситуациядә миңа терәк һәм таяныч булыр дип ышанам. Якын кешеләреңнең ярдәмен тоеп, алар белән уртак тел табып, аңлашып, дус-тату яшәүгә ни җитә! Әтием әйтүенчә, һәр гаилә мәхәббәт, сабырлык, аңлашу, игътибар һәм кичерү, гафу итү кебек “кирпечләрдән” төзелә. Безнең гаиләдә шушы бәхет “кирпечләре” барысы да бар.

Кәримә МУРАКАЕВА,

Новоспасское 1 нче урта мәктәбенең 9 класс укучысы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*