Республикабызда узган гасырда ук мәгариф өлкәсенә багышланган музей эшләп килде. Билгеле сәбәпләр аркасында аның ишекләре ябык торган чаклары да булды. Ниһаять, 13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында заманча музей ачылды.
«Бүген әһәмиятле вакыйга, без укытучы һөнәренең абруен күтәрергә тиеш. Бу кешеләр безнең киләчәгебезне формалаштыралар. Биредә, безнең иң зур педагоглар әзерләү үзәгендә, мәгариф музее ачыла. Аны төзегәндә, без тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, укытучылар династиясенә таянып эш иттек. Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул музей белән танышты. Монда 5000 нән артык төрле эчтәлектәге материаллар урын алган. Аны җиһазлаганда, мультимедиа чаралары куллану аны заманча, тагын да кызыклы итә. Алар аша республикабыздагы мәгариф үсешен тулаем күз алдына китерергә мөмкин. Музейханә укучылардан, студентлардан башлап галимнәргә кадәр бик тә кызыклы һәм файдалы булырлык итеп эшләнгән. Аның ишекләре һәрвакыт ачык булачак.
Рөстәм Миңнеханов музейны ачарга әзерләгән көннәрдә үзе яратып укыган Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники һәм Александр Пушкин китапларын үз имзасы белән тапшырган. Аның үрнәгендә башка күренекле шәхесләр дә үзләре яратып укыган китапларын музейга бүләк иткәннәр.
Чыганак: magarif-uku.ru