Бу көннәрдә Казанда халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең ярымфиналы узды. Бүген, 15 август, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бәйгенең финалистларын игълан иттеләр. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, бәйгенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин котлады.
Алар түбәндәгеләр:
1.Алиева Каринә – Кыргызстан Республикасы.
2.Әхтәмова Гүзәл – Төркия Республикасы.
3.Рафикова Алсу – Төрекмәнстан Республикасы.
4.Әхмәтҗанова Азалия – Казакъстан Республикасы.
5.Әхтәриева Алинә – Төмән өлкәсе.
6.Әгълиуллина Зәринә – Татарстан Республикасы.
7.Кудайбергенова Ранилә – Ырынбур өлкәсе.
8.Мифтахова Гөлназ – Мәскәү өлкәсе.
9.Харисова Алинә – Краснодар өлкәсе.
10.Гыйлметдинова Азалия – Башкортстан Республикасы.
11.Джолдошева Айгөл – Мәскәү шәһәре.
12.Салмина Эльвина – Пенза өлкәсе.