Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы җирле оешмасы җитәкчесе итеп Фәрит Габбасов билгеләнде.
Хакимият бинасында район башлыгы Ленар Нургаянов җитәкчелегендә узган җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, авыл җирлекләре башлыклары, татар теле укытучылары, мәдәният тармагы хезмәткәрләре, иҗат әһелләре, төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты.
Көн тәртибенә куелган һәр чыгыш динебезне, туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрне саклауга, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә багышланды.
Җыелышта катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы җирле оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан муниципаль хезмәт ветераны Фәрит Габбасовны сайладылар. Шулай ук оешманың идарә составы да расланды.
Чыганак: https://vk.com/agryzskievesti