tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / РӘХИМОВ СӨЛӘЙМАН ТУКТАР УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе
РӘХИМОВ СӨЛӘЙМАН ТУКТАР УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе

РӘХИМОВ СӨЛӘЙМАН ТУКТАР УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе

1960 елның 30 июлендә Әстерхан шәһәрендә туа.

Белеме

Әстерхан педагогия институтының тарих факультетын (1983 ел) һәм РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясенең менеджмент факультетын (2002 ел) тәмамлаган.

Һөнәри әзерлек турында дипломнар:

  • К(И)ФУНЫҢ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Персонал белән идарә итү» юнәлеше буенча «Дәүләт хезмәте системасында нәтиҗәле идарәче» (2014 ел).

Эш тәҗрибәсе

  • 1983-1984 елларда – Әстерхан өлкәсенең Киләче авылы урта мәктәбендә тарих һәм инглиз теле укытучысы
  • 1984-1986 елларда – Совет Армиясе сафларында хезмәт итү
  • 1986 – 1989 елларда – Казан дәүләт университетының КПСС тарихы кафедрасы аспиранты
  • 1989 – 1992 елларда – Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре
  • 1992 – 1994 елларда – «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Тарих бүлеге мөдире
  • 1994 – 1998 елларда – Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы директоры урынбасары
  • 1998 – 2006 елларда – Казан Советы халык депутатларының халыкара һәм муниципальара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы
  • 2006 – 2016 елларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты бүлеге мөдире
  • 2016 – 2017 елларда – «ТР Дәүләт архивы» ДБУ директоры
  • 2017 – 2024 елларда – Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге җитәкчесе
  •  2025 елның августыннан– Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе

Бүләкләре

  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел)
  • Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2010 ел)
  • Дәүләт статистикасы федераль хезмәте медале (2012 ел)
  • РФ Спорт министрлыгының истәлекле медале (2014)
  • тарих дисциплиналары өлкәсендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика премиясе лауреаты (2019 ел)

Гаилә хәле

Өйләнгән, улы һәм кызы бар

Элемтә