tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Өмет Садыйк улы Гобәев булды
Бөтендөнья татар конгрессында Өмет Садыйк улы Гобәев булды

Бөтендөнья татар конгрессында Өмет Садыйк улы Гобәев булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында олы кунак — Краснодар краеның Армавир шәһәреннән килгән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Садыйк улы Гобәев булды. Ветеран Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты. Шулай ук Өмет Садыйк улы Конгресс эшчәнлеге белән танышты, “Дөнья” студиясенә интервью да бирде.

Ветеран Казанга махсус рәвештә “Милләт Җыены” чарасында катнашу өчен килгән. Ул — быелгы җыенның иң өлкән делегатларының берсе. Аның кебек шәхесләр — милләтебезнең рухи терәге, тарихы һәм горурлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*