Бүген Казанда «Милләт җыены» старт ала. Магадан өлкәсе делегаты Сөембикә Гутенко тәэсирләре белән уртаклашты.
– Мин Магадан өлкәсендә 1970 елдан бирле яшим. Хәзер миңа 85 яшь, соңгы вакытта Казанга еш киләм. 2007 елдан бирле мин татар җәмгыяте тормышында актив катнашам. Безнең бергәлек бик зур, соңгы көннәрдә без территорияне җыештырдык, ремонт ясадык, каберләрне тәртипкә китердек, – диде ул.
Әңгәмә барышында Сөембикә Гутенко татар диаспорасының мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген, аның Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә актив эшчәнлеген, шулай ук бердәмлекне һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Татар халкының тату яшәвен телим, – диде ул, фикерен тәмамлап.