Апас районы Карабай авылында гомер итүче Земфира апа белән Әсхәт абый Зариповлар да йөзек кашына тиң әнә шундый асыл кешеләр.
Зират яны чиста булса – күңеле тыныч аның
Лаеклы ялда булуларын алдан белгәнгә, мин аларны инде олыгаеп килүче пар дип күз алдына китергән идем. Юк икән, гомер көзләренә керсәләр дә әле еллар дигәненә бирешмиләр, күңелләрендәге бетмәс изгелек хакына тормышны яратып яшиләр. Беләсезме ничек? Яшьләрчә итеп! Әсхәт абый да, Земфира апа да гел хәрәкәттә, җитеш иткән зур гына йорт-җир, иркен бакчалы хуҗалык, тавык-чебеше, көч барынча гына асралган терлеге – җайлы көйгә салган көнкүрмешләренең бер мәшәкате. Ә бәхетләре мулдан – 1 оныкчык, 7 онык, 3 ул вә киленле көннәренә күз тимәсен. Менә шушы куанычлары аларга яшәү көче бирә дә инде.
– Өч ир бала тәрбияләп үстердек. Йөзебез ак, шөкер, бер бөртек авырлык китермәделәр, моннан соң да шулай була күрсен. Гомерем буе фельдшер булып эшләдем, әмма берсен дә һөнәремә өндәмәдем, Аллаһы шаһит – кечкенәдән эшкә, тәртипкә өйрәтеп үстердек. Әсхәт агроном иде, соңрак хуҗалык рәисе камытын киде, авыл хуҗалыгы тармагында күп чиләнде, аның җирдә эшлим дип хыялланмагыз, киләчәктә авыл хуҗалыгы күтәрәмгә калачак, минем йөрәк сызган да җиткән дип, әрнеп әйткән сүзен берсе дә атлап чыкмады. Язмышларына язылгандыр, өч улыбыз да табиб. Яшермим, күңелебез тулы горурлык. Олы улым Илдар гаиләсе белән диндә, энекәшләренә үрнәк. Динар белән дә Илнар да абыйлары кебек намазга басарлар, иншаллаһ, – ди Земфира апа.
Якты нур кереп тулышкан өйләрендә бусагадан үтүгә җанны рәхәтлек били. Көненә биш вакыт намаз укылган җирдә генә була торган үзгә мохит бу. Земфира апа йомшак тавышлы, тыйнак. Аны тыңлавы да рәхәт! Әсхәт абый шаян, журналистны ялыктырма, ач тотма, диде дә, үзенә сүз катырга да өлгермәстән, мәчеткә азан әйтергә чыгып югалды. Тыйнаклыгы!
Ә бит кылган гамәлләре сокланырлык. Алар икесе бер сүздән чыкмыйча, 22 елдан бирле авыл мәчетен тәрбиялиләр. Утына, газына түләү, аны пөхтәләп тоту, тирәсендә бер генә чүп үләне дә үстермәү дисеңме. Әле яңа гына эчен төзекләндереп, мең бәла белән мәчетләренә газ да керттергәннәр. Мәчет салынганнан соң кышларын гел суык булып, алар көче белән кеше буе гына тәбәнәк мич чыгарылган, 21 ел буе кышларын утын ягып җылытканнар. Мич дигәне дә бит ике трактор тәгәрмәченнән генә әвәләнгән корылма, морҗасы да тәрәзә аша гына урамга сузылган була. 5 ел буе кемдер өстәлендә тузан җыеп яткан мәчетләренә газ кертү проектын эзләп тапкач, рамазан аенда әрсезләнеп күп ишекләр шакырга мәҗбүр булган Земфира ханым, теләгенә ирешкән – мәчетне газлы, мөнбәрле, өстәл-урындыклы иткән, шуның өстенә шәкертләр җыеп, дәресләр бирергә керешкән!
– Сөйли китсәң, анысы үзе бер тарих, сеңлем. Гомере буе авырлыгым 52 килограмм иде, 50 яшем тулгач, тазардым дип махсус препарат эчә башладым, ябыгам, имеш. Ашказанымда җәрәхәт китереп чыгардым. Ике атна ашый алмадым, хәлсезләнеп, хастаханәгә яттым. Дәвасы булмады, өйгә кайткач, үземне үзем дәваларга керештем. Аллаһым, әгәр терелсәм, зиратны коймалап алыр идем, дидем. Баганалары кыегайган, рәшәткәләре ауган иде. Сәмигулла абый янына киттем. Тирәсен зурайтып үлчәдек, никадәр материал кирәк буласын санадык та эшкә керештек, – ди ул.
Казанга чыгып китә! Апасның меценатларына сүз ката. Әллә ни теләктәшлек белдерүче табылмаса да үпкәләми, кайтып, һәр авылдашының капкасына сугыла. Тезләнгәч, каршы килмиләр, бер көндә генә дә 8 мең сум акча җыела. Әсхәт абый да элеккеге танышларын барлый. “Йолыккалый” торгач, очлап чыгалар, ике атна эчендә зират коймалана, өмә белән әйләнә-тирәсе яңара.
– Каршыма Мәрьям апа чыккан, улы токка эләгеп үлгән иде, үзе елый, баламны кырга ташлап кайткан сыман булган иде, Аллаһыга шөкер, зиратның коймасы тотылды, каберенә терлек кереп басмый инде, ди. Әле бит начар хәлдә булган зират йорты бар, сөйләшеп урман кистердек тә бураларга дип йорт саен кереп кеше өндәдем. Үзем эштә чак, кайтып, әнкәй пешергәнне ашыйм да, эшчеләр янына чыгып йөгерәм, кирәк өстенә кирәк, чыгымнар ишәеп кенә тора, артка чигенмәдек, барысын да табыштырдык, – ди Земфира апа.
Анысы да яңара. Олы улы хәтта шул йорт юлына брусчатка җәеп куя, әҗер өчен – үз акчасына, әлбәттә. Соңрак зиратның агач рәшәткәсен тимердән тоталар. Тагын да шул Зариповлар гаиләсенең башлап йөрүе, акча табыштыруы белән әлбәттә.
Илһам Шакиров авылдашы
– Килен булып төштем Карабайга. Чыгышым белән Сарман ягыннан,. Илһам Шакировның авылдашы мин, Яңа Бүләктә тудым, Теләнче Тамак авылында үстем. Минем бертуган апам белән мәктәптә дә, мәдәният институтында да бергә укыдылар, Илһам аганың үсмер еллары белән минем балачак бер чорга туры килде. Өебез дә аларныкыннан ерак түгел иде. Сөйли китсәң, Илһам абый турында истәлекләр күңелемдә бик күп. Әнием башлангыч сыйныфларда укытты. Өч оя балалары бер нигездә үстек. Әтинең беренче хатыны үлгән, әни дә беренче иренең эчүеннән туеп, бала белән аерылган, икесе дә берәр бала белән кушылганнар. 90 яшьлек иң олы Розалия апам, шөкер, исән сау әле, тик кызганыч, ике баласын җирләде, хәзер килене Гөлнур апа тәрбиясендә яши. Рафинад абыем гомер буе җитәкче урыннарда эшләде, мәрхүм инде. Сеңлем белән без аларны икенче ояныкылар дип белмәдек тә, – ди Земфира апа.
Яңа Бүләктә мәктәпнең авыл башында булуы сәбәпкә әйләнеп, ике кечкенә кызы хакына гаилә Теләнче Тамакка күченә. Ләкин, каникул вакыты җиттеме балаларны әтиләренең туган авылында калган әбиләре кунак итә, эшкә өйрәтә.
Мәктәптән соң Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаган кыз юллама белән Лаешка җибәрелә. Өч ел медицина институтына да кереп карый әле ул, ләкин имтиханнарда юк кына сәбәпләр юлына аркылы төшә.
Карга да очмас яклар…
– Лаешта авыл хуҗалыгы техникумы бар. Әсхәт абыегыз шунда укырга килде. Зәңгәр күзле бу, чибәр! Мамадыш егетен армиягә озатып калган идем, ул да кайтып җитте. Язмыш эшедерме, Чаллы ягына эшкә кайтып китәм дигән җирдән Әсхәт абыегызга яр булдым. Туган авылымны сорашкач, мин аңа башта кукурузник самолетында Чаллыга очасы, аннары Теләнче Тамакка тәпилисе дип шаярткан идем, май бәйрәмнәрендә кулымны сорарга кайтып җиткән бит! Үз күзләремә үзем ышанмыйм, әллә Әсхәт син инде мәйтәм. Әле ябык чагы, әти мәһабәт гәүдәле! Ул көнне әти асфальт кайтарткан иде, Әсхәт әти киемнәрен киеп, ишегалдына ялт итеп җәеп керде моны, шуңа безнекеләрнең күңеле булып, ризалаштылар, никах укытып озаттылар. Әсхәткә 8 яшь чакта әтисе 37 яшендә авырып үлгән. Хәлимә кайнанам 4 баланы сыңар күтәргән. Мин килгәндә аңа 51 яшь иде, кечкенә генә дүртпочмаклы йортта өч көн туйлар үткәрде. Башта ишегалдына өстәл көйләгәннәр иде, үч иткәндәй яңгыр яуды, – ди Земфира апа. – Әтинең, карга да очмас якларга килгәнсең, кызым, ләкин атылган җиреңә таш булып кына төшсәң икән, дигән сүзе хәтеремдә калды.
Шул көннән соң 51 ел вакыт үтеп киткән. Килен сөлгесе эленгән урыс капкалы, дүрпочмаклы иске йорт күптән яңарган, нигездә тупырдап балалар үскән, Әсхәт абый белән тиңлек кадерендә саллы тормыш юлы үтелгән.
– Кайнанам белән 43 ел бергә яшәдек. Берәрсенә ярдәм кирәктә кич чыгып китәм дә, төн уртасында гына кайтып керәм, әнкәй аш бүлмәсендә утны сүндермичә, чәй яңартып көтәр иде. Лаеклы ялга чыккач, мәдрәсәгә укырга кердем. Әнкәйнең хасталы чагы, түшәктә ята, бүген укырга бармыйм, әнкәй, хәлең дә авыр дим. Үләргә ашыкмыйм әле, мин ятып кына торам, бар дип, куып җибәрә иде мәрхүмкәем. Бик тату яшәдек. Өч балам да аның кулында үсте, – ди Земфира апа.
Күргәннәре – китап
Аның хезмәт юлы турында аерым китап язмалы. Күргәннәре… Нинди очракларда да үлемгә баш бирми: өйдә бәби таптырулар, йөрәк чирләреннән авыруларны исән алып калулар, хәтта хастаханәдән кайтып аның каршысына килеп егылалар, коткарсаң син генә Земфира апа диләр.
– 4,5 айлык баласы белән Казаннан кунакка кайткан яшь гаиләнең ире йөгереп килгән. Мунча керткәндә балабызга әллә ни булды, үлде ди. Сумкам әзер килеш гел ишек төбендә тора иде, аны алырга да онытып йөгергәнмен. Барып җитсәм бала үле, суламый да. Ярдәм итәрлек уколым да юк бит, борынын авызыма каптым да суырдым. Сабын күбеге килеп чыкмасынмы! Бала сулап җибәрде. Тәннәрен угалап башта мин аны рәхәтләнеп елаттым, аннары аны кочаклап үзем дә үкереп еладым. Икенче юлысы бер баланы алып килгәннәр. Егылган бу. Табиблар гипс салганнар. Инде өченче көн ашамый, елый да елый, чиратлап күтәреп йөрибез диләр. Корсагына яткыздым да, гипсны салдырдым. Гипсны яра өстенә салганнар, үлек җыйган. Укол кадап чистарттым, мазьлар яптым да, гипсны кабат бәйләп җибәрдем. Берничә көн киләсез, мәйтәм. Шул бала савыкты! – ди Земфира апа.
Һөнәренә гашыйк әниләре тәрбиясендә үскән егетләрнең ак халатлы шәфкать ияләре булып яшәүләрендә дә Земфира апаның өлеше саллы. Иң авыр елларда югары белем бирәләр егетләргә.
– Әсхәт өйгә 11 капчык шикәр комы алып кайтып куйды, хезмәт хакы, ди. Чәчләремә ябыштым. Соң моның белән Илдарны ничек укытабыз, мәйтәм. Аллаһы ташламады, асылдан киендерә алмасак та үзләренең үҗәтлекләре, безнең тырышлык белән киләчәккә юл ярдылар. Илдар улым Яшел Үзән шәһәрендә шәхси клиникасын ачты, Илдар улым да абыйсында эшли – теш табиблары. Ә менә Динарым – хирург! Әсхәт белән куанып яшибез: үз эшенең фанатлары! Хезмәтләрен яратып, хәләл көч белән, иң мөһиме кешелек сагында хезмәт итәләр, – ди Земфира ханым.