tatruen
Баш бит / Яңалыклар / АЗАЛИЯ ГЫЙЛМЕТДИНОВА – ИҢ СӘЛӘТЛЕ КЫЗ!
АЗАЛИЯ ГЫЙЛМЕТДИНОВА – ИҢ СӘЛӘТЛЕ КЫЗ!

АЗАЛИЯ ГЫЙЛМЕТДИНОВА – ИҢ СӘЛӘТЛЕ КЫЗ!

10 сентябрь көнне Ырынбурда Халыкара “Татар кызы-2025” бәйгесенең финалы узды. Биредә Россиянең төбәкләреннән һәм чит илләрдән 12 кыз катнашты. Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан Республикасының данын яклап, Илеш кызы Азалия Гыйлметдинова “Иң сәләтле кыз” номинациясендә җиңүче булды.

Әлеге вакытта Азалия Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе кафедрасында белем ала. Профессиональ бию һәм музыка белән мавыга. Буш вакытында гитарада уйный, шигырьләр яза.

Азалияне чын күңелдән әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә уңышларга һәм шатлыкларга бай тормыш телибез! Син – безнең горурлык!

Чыганак: Аулак өй

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*