Рио-де-Жанейро каласында «Ефәк юлның рухилыгы: халыклар
һәм континентларны якынайтуда рухи-әхлакый кыйммәтләрнең роле» дип исемләнгән VI Халыкара конференция БРИКС илләре саммиты алдыннан эшләде.
Чараны РФ мөселманнары диния идарәсе Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университеты (БГӘ) белән Бразилия мөселман ассоциацияләре федерациясе (FAMBRAS) белән берлектә оештырды. Конференциядә Россия, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Үзбәкстан, Иран, Мисыр, Индонезия, Казахстаннан дини, дәүләти һәм иҗтимагый оешмаларның дәрәҗәле вәкилләре, шулай ук Бразилия католик чиркәве белән Кытай Ислам ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Оештыручылар сүзләренчә, БРИКС илләре өчен гомумдөнья көн тәртибендәге бурычларны бергәләшеп хәл итү мәйданы. Проектта катнашучы илләр әлеге дәүләтара оешманың, дөньяга икътисадый һәм сәяси карарлар гына түгел, ә XXI гасырда кешелек мохтаҗ булган рухи-әхлакый юллар тәкъдим итәргә сәләтле көч икәнлеген дә күрсәтеп, БРИКСның гуманитар юнәлешен ныгытуга саллы гына өлеш кертә.
Конференциягә кадәр БРИКС мөселман илләре рухи әйдәманнары очрашуы узды.
Очрашу барышында берләшмә илләренең иң эре ислам оешмалары башлыклары рәсми рәвештә йомгаклау резолюциясен раслады, аны кабул итү БРИКСның гуманитар һәм рухи программасында әһәмиятле вакыйга булды.
Документта традиционрухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, экстремизмга һәм исламофобиягә каршы торуга, ислам финанс инструментларын үстерүгә, традицион гаиләгә ярдәм итүгә, шулай ук ясалма интеллект технологиясен этик яктан җайга салу кирәклегенә игътибар
юнәлтелгән.
Резолюция мәдәни һәм дини күптөрлелекне саклап калуны яклый, шулай ук һәр халыкның суверенитетын һәм тыштан көчләп тагыла торган идеологик модельләрдән азат булган үз үсеш юлына хокукын яклауның әһәмиятен билгели.
Конференцияне РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары Рушан Аббясов алып барды.
Халыкара конференциядә чыгыш ясап баш мөфти шәех Равил Гайнетдин, гаделлек белән тигез хокуклылыкның рухи-әхлакый кыйммәтләрдә иң мөһим таләпләдән булуына басым ясады һәм шәхесара мөнәсәбәтләр дә, халыкара мөнәсәбәтләр дә шушы таләпләргә нигезләнеп төзелергә тиеш, дип белдерде.
«Без нинди төбәктә булуына карамастан адәм баласының газапларына битараф кала алмыйбыз. Халыкара хокук нормаларына һәм БМОның күпсанлы резолюцияләренә нигезләнгән Фәләстыйн
мәсьәләсен гадел хәл итүгә консолидацияле рәвештә ярдәм күрсәтү – безнең уртак бурыч һәм ул күпполярлык, гаделлек һәм тигезлек турындагы илаһи кануннарга тугрылыкның ачык билгесе. Нәкъ шулай ук Россия Донбассның рус телле халкының газаплануыннан һәм геноцид кичерүеннән читтә кала алмады. Низагларны чишүнең нигезенә бары тик гаделлек, хокукларны һәм ирекләрне яклау, бар кешеләрнең һәм халыкларның тигез хокуклы булуы салынырга тиеш», – диде үз чыгышында мөфти Гайнетдин.
БРИКС – 9 илдән торган берләшмә: Россия,Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Мисыр һәм Эфиопия. Оешма 2006 елда оешты.
Чыганак: dumrf_tat