Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: Лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете
Данис Шакиров: Лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете

Данис Шакиров: Лидерыбыз Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Татарстанның дөнья мәйданына чыгуы нигезендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята.

Бу хакта ул Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешү тантанасы алдыннан сөйләде.

«Татарстан тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Милләтебезнең лидеры Рөстәм Миңнеханов булу – халкыбызның зур бәхете. Бүгенге көндә Татарстан дөнья мәйданына чыкты. Әлбәттә, моның нигезендә халкыбызның тырыш хезмәте һәм инде иң беренче чиратта Рәисебез Рөстәм Миңнехановның зирәклеге, олы тәҗрибәсе ята», – диде ул.

https://saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*