Агымдагы елның 20-21 сентябрендә Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә Фирганә өлкәсе татар милли-мәдәни үзәгенең 20-еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева һәм Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре катнашты.
Татар үзәге әгьзаларын котларга шулай ук Фирганә өлкәсе хакиме урынбасары Бурхан Кулдашев, Фирганәдәге төрле милли оешма җитәкчеләре, Үзбәкстанның башка шәһәрләреннән татар оешмалары вәкилләре һәм Фирганә җирлегендә гомер итүче татарлар килде.
Ленара Кутеева Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның тәбрикләү сүзләрен җиткереп, актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кичә сәнгать әһелләренең моңлы көй-җырлары белән дәвам итте.
Сәфәр кысаларында Татарстан делегациянең Фирганә өлкәсе хакимияте һәм Фирганәдәге Дуслык йорты җитәкчеләре белән аерым очрашулары узды.
Бу көннәрдә Фирганәдә Халыкара һөнәрчеләр фестивале уза. Шуңа бәйле Татарстан делегациясе Риштан һәм Коканд шәһәрләрендә булып, әлеге фестивальдә катнашты. Һәм Татарстаннан танылган модельер Ләйсән Хаҗиеваның калфак һәм изү эшләү буенча мастер-классы да оештырылды.
Милләттәшләребез күрсәтелгән игьтибар өчен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.