Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульян һәм Пенза өлкәләренә бара. Ульян өлкәсендә Милли Шура рәисе Ислам мәдәни-агарту үзәге белән танышачак, ә Пенза өлкәсендә XVI Бөтенроссия авыл сабан туе узачак мәйдан белән танышу планлаштырыла.