tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы җирлегендә III төбәкара әдәби фестиваль узды
Ютазы җирлегендә III төбәкара әдәби фестиваль узды

Ютазы җирлегендә III төбәкара әдәби фестиваль узды

Бүген Татарстан Республикасы Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Урталай бүленгән алма” дип исемләнгән III төбәкара әдәби фестиваль узды.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар, район укучыларының “Ялкын” журналы вәкилләре белән очрашуы, туган тел һәм әдәбият укытучыларының түгәрәк өстәл артында фикер алышу һәм “Гадел Кутуйның иҗатын өйрәнү” темасына фәнни-гамәли конференция булды. Шулай ук бу көнне “Белем бирү процессында Гадел Кутуй иҗаты” темасына дәрес, дәрестән тыш чаралар уздыру буенча методик эшләнмәләр төбәкара бәйгесенә йомгак да ясалды.
Әлеге чарада Казан шәһәреннән спикерлар һәм мәртәбәле кунаклар да катнашты.
Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы – Бөтендөнья татар Конгрессының Татарстан республикасы бүлекләре белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты;
Фәттахова Рүзилә Фирдәвис кызы – Мәгарифне үстерү институтының татар теле кафедрасы доценты;
Хисматова Лилия Котдус кызы – “Мәгариф” журналының редактор урынбасары;
Закирова Әдилә Рифат кызы – “Ялкын” журналының веб-мөхәррире;
Дәрҗемәнова Зилә Нәгыйм кызы – “Ялкын” журналының баш мөхәррире урынбасары;
Субаева Миннегөл Шәмсетдин кызы – Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы һәм татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш районнарының җирле татар Конгрессы рәисләре чакырылган иде.
Чарада Бөек Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан Ютазы мәктәбе укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән “Бер телем ипи яки уйланган алга килә” дип исемләнгән спектакль күрсәтелде һәм “Ютазым” җырының премьерасы да тәкъдим ителде.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*