Соцконтракт – дәүләт тарафыннан гражданнарга ярдәм күрсәтү чарасы.
Әлеге программа дәүләттән финанс ярдәм алып, үз эшеңне башлап җибәрү мөмкинлеге бирә. Новоспасское районыннан Сания Нурали кызы Рахмаева соцконтракт ярдәмендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү үрнәге булып тора. Ул бала вакыттан ук йорт хайваннарын ярата һәм кечкенә чагында әти-әнисенә терлекләр карарга булыша. Хайваннарга карата мәхәббәте бүген дә сүрелмәгән һәм хәзер инде шәхси ярдәмче хуҗалыгын үзе алып бара.
Районның халыкны социаль яклау бүлегенә барып ул соцконтрактка кул куйган һәм үгез бозаулары сатып алган. Хәзер Сания Нурали кызы күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, ярыйсы гына табыш ала.
Чыганак: emet73.ru