Губернатор Алексей Русских урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Без урман хуҗалыгының тарихы, данлыклы хезмәт традицияләренә нигез салучы күп буыннарның эш нәтиҗәләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Көн саен төбәгебездә меңләгән белгеч – урманчылыклар һәм питомниклар хезмәткәрләре, урманнарны янгыннан саклаучылар, ботаниклар, дендрологлар хезмәт куя. Нәкъ менә аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә соңгы биш ел дәвамында безнең өлкә урманнарны торгызу буенча ПФОда лидерлык позициясен беркемгә дә бирми, ә урманнардагы янгыннарны сүндерү оперативлыгы 100 процент тәшкил итә. Өлкәбез урманнары бизнес белән инвесторларны җәлеп итүче зур экономик актив булып кала. Урман хуҗалыгына инвестицияләр күләме соңгы өч елда ике миллиард сум тәшкил итте. Без “Экологик иминлек” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашырабыз. Болар барысы да урман комплексы үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача”,- диде Алексей Русских.
Төбәгебез башлыгы алдынгы урманчыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Карсун урман хуҗалыгы өлкә дәүләт автоном учреждениесе директоры Рәфкать Али улы Тазиков Губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды.
Чыганак: emet73.ru