tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Евразия форумы Уразавылда
Евразия форумы Уразавылда

Евразия форумы Уразавылда

“Идел-Урал төбәге татарлары: тарих һәм хәзерге заман” темасы буенча үткән XII Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының чираттагы этабында катнашучыларны 21-23 сентябрь көннәрендә Кызыл Октябрь округы кабул итте. Россиянең 14 төбәгеннән крайны өйрәнүче 28 кешене беренче көнне Рбишча җылы каршылады, кунакларга олы хөрмәт куйды, авыллар буйлап экскурсия оештырды.

Икенче көнне бар делегатлар һәм үзебезнең крайны өйрәнүчеләр Уразавылда җыелды. Форум Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында уздырылганга, тарих белән кызыксынучылар Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов җитәкчелегендә мәңгелек ут янган һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм татар халкының бөек җырчылары, безнең күренекле якташларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә дә чәчәкләр куйды. Шунда бергәләшеп истәлеккә фотога төшкәч, барысы да мәгариф комитетының актлар залына юл алды. Керә барышлый кунаклар җирле музей һәм китапханә әзерләгән күргәзмәләр белән кызыксынып танышты.

Безнең төбәккә туры килгән Бөтенроссия фәнни-туган якны өйрәнү конференциясенең темасы “Идел-Ока елгалары арасында яшәүче татарлар: тарих һәм заман. Нижгар регионы татарларының татар халкы тарихында һәм Россия дәүләтендәге роле” дип аталды. Әмма ләкин гамәли эшкә керешкәнче, форум делегатларын Рафаэль Нәбиулла улы җылы сәламләде, Татарстан белән Кызыл Октябрь округы арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытып торганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы крайны өйрәнүчеләр комитетын җитәкләүче Альберт Борхановны Хөрмәт грамотасы белән бүләкләде (фотода).

Бу көнне бүләкләнүчеләр шактый булды, шулар арасыннан Сәрия Аймалетдинова, Әлфия Мөхәммәтҗанова, Нәфисә Мусина белән җирле округның мәгариф комитеты рәисе Рауф Ваһаповны билгеләп үтәргә мөмкин. Ә Харис Хакимов белән Фәрит Аймалетдиновка күкрәк билгеләре тапшырылды.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*